Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре ялгыз яшәүче пенсионер хатында «Снежный десант» акциясе оештырды. Акциягә Буа ветеринария техникумы студентлары арасыннан «Игелек» отряды волонтерлары җәлеп ителде. Акциянең максаты - яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу тәрбияләү, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата теләктәшлек һәм ихтирам хисләрен ныгыту.
Балалар, көрәкләр белән коралланып, сукмакларны һәм йорт тирәсен чистарттылар. Эш бик көйле барды. Хәзер ул бернинди каршылыксыз урамга чыгып китәргә мөмкин.
Волонтерлар ярдәме өлкәннәрнең кәефен һәрвакыт яхшырта, иртәгесе көнгә ышаныч тудыра, көч бирә. Моннан тыш, мондый акцияләр яшь буында мәрхәмәтлелек, өлкән буын гражданнарына хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.