Татар Буасы җирлегендә гражданнарның хисап җыены узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

2021 елда районда нәрсә эшләнгән, агымдагы 2022 елга нинди планнар куелган? Ел эшенә йомгаклар турындагы чыгыш белән Татар Буасы авыл җирлегендә яшәүчеләр алдында район башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады.

Буа районының авыл җирлекләрендә көн саен хисап җыеннары уза. Бүген  шундый җыен Татар Буасы авыл җирлегенең мәдәният йортында узды. Җирлек башлыгы җирлектә ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук үз эшләре турында мәктәп директоры, мәдәният йорты директоры һәм шәфкать туташы да чыгыш ясады. Очрашу азагында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International