Ранис Камартдинов барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үз коллективлары белән спорт чаралары уздырырга чакыра. Бүген муниципаль хезмәткәрләр коллектив һәм гаиләләре белән бергә эштән буш вакытны нарат урманында уздырганнар.
Repost @ranis.kamartdinov
Иң яхшы команда - бердәм команда!
Буа шәһәренең чаңгы базасында муниципаль хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен гаилә спорт бәйрәме үткәрелде. Олылар, балалар чаңгыда узышу ярышларында көч сынаштылар, иң җитезләрне күңелле стартларда билгеләделәр.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән ярышларда катнашучылар призлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Чарада катнашкан һәр кеше күтәренке һәм яхшы кәеф зарядын алды!
Районыбызның барлык оешмалары җитәкчеләрен дә үз коллективлары белән шундый спорт чаралары үткәрергә чакырам!