«Холокост корбаннарын искә алу атнасы» кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана социаль участокта «Хәтерлә, онытма!» чарасын уздырды.
Шөгыльнең максаты - яшь буында Холокост корбаннарын искә алуга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт хисләре тәрбияләү.
Чара барышында белгеч балаларга Холокост корбаннарын искә алу көне турында сөйләде, яһүд халкы фаҗигасенә бәйле төп төшенчәләр, фотоматериаллар белән таныштырды, шулай ук «Буйлы пижамада малай» хәрби драмасын күрсәтте. Еврей малае һәм концлагерь комендантының улы дуслыгы тарихы чарада катнашучыларда онытылмас тәэсир калдырды.
Соңыннан балалар әлеге фильмның сюжетын анализладылар, ул аларны тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте. Чөнки Холокост тарихы-җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен толерантлыкка юл.