Бүген «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре яшүсмерләр белән социаль участокта «Блокада икмәге» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләсе белән эшләү буенча белгечләре «Блокада икмәге» дип исемләнгән хәтер дәресе уздырганнар.

Чараның максаты-блокададагы Ленинградның тыныч халкының батырлыгы һәм фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклау иде.

Чара барышында ленинградлыларның һәм шәһәрне саклаучыларның батырлыкларын искә алдылар. «Блокадалы Ленинград балалары» документаль фильмыннан балалар Ленинград малайлары һәм кызларының фашистларга каршы көрәштә өлкәннәргә ничек ярдәм итүләре турында белделәр. Блокададагы балаларның хатирәләреннән яшүсмерләр госпитальләрдә эшләргә, идәннәрне юарга, яралыларны ашатырга гына түгел, окоп казырга, сугыш кирәк-яраклары һәм фронт өчен корал чыгарырга да туры килүен белделәр. Иң күп балаларны ул вакытларда бирелгән икмәк нормасы шаккатырды. Эшчеләр 250грамм алган- ә калганнар 125 гр. гына алганнар.

Блокадалы көннәр истәлегенә чарада катнашкан һәр кешегә 125 символик грамм кара икмәк – блокадалы шәһәр балалары өчен көндезге норма тәкъдим ителде. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар Ленинград блокадасы чорында һәм Бөек Ватан сугышы дәвамында үз халкының ныклыгын аңлатып, балаларда мәрхәмәт һәм горурлык хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International