Мәгариф сыйфатын күтәрү турында Буа район Советының чираттагы утырышында фикер алыштылар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

27 гыйнварда район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская, мәгариф идарәсе методистлары, гомуми белем бирү оешмалары һәм шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә Мәгариф Советының 2021 елның 8 ноябрендәге алдагы утырышы беркетмәсенең кабул ителгән карарлары үтәлеше турындагы мәгълүматтан башланды.

Утырышта фикер алышу өчен төп тема чыгарылыш сыйныф укучыларын 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм белем бирү сыйфатын күтәрү булды.  Көн тәртибе кысаларында  әлеге мәсьәлә буенча Буа муниципаль районы мәгариф идарәсенең укыту-методика эше буенча урынбасары Алия Бикчәнтәева чыгыш ясады, Светлана Победимская - шәһәр урта мәктәбендә белем бирү сыйфатын яхшырту, аларны хәл итү проблемаларын күтәрде. Буаның 2 нче лицей директоры Рамил Кәлимуллин укучыларның белем сыйфатын күтәрү эшенең нәтиҗәле формалары турында, ә Яңа Чәчкап урта мәктәбе директоры Бикмуллин Р.Д. - авыл мәктәбендә сыйфатлы белем алуга ирешү шартлары турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, Наталья Македонская чарада катнашучылар игътибарын укучыларның белем алу казанышларына объектив бәя бирү зарурлыгына юнәлтте.

Утырыш йомгаклары буенча 2021-2022 уку елына Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү, оештыру һәм уздыру буенча юл картасын тулы күләмдә һәм расланган сроклар нигезендә гамәлгә ашыруны тәэмин итү турында карар кабул ителде. «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ белгечләренә түбән уку нәтиҗәләрен күрсәтүче административ идарә командасына һәм мәктәп педагогларына адреслы методик ярдәм күрсәтергә кирәк. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә гомуми белем бирү оешмасы дәрәҗәсендә белем бирү сыйфатын арттыру буенча «Юл картасы» чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International