Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Июнь квитанцияләрен көтәбез алар чыгымнарны азайтырга тиеш
2013 елның 21 июне, җомга
1 июньнән гомумйорт ихтыяҗына түләүләрне исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Яшәүчеләр файдасынамы-юкмы? Әлеге язмада шуны ачыкларга булдык.
Җылыту буенча
Россия Хөкүмәтенең 344 номерлы карары җылылыкны гомумйорт ихтыяҗына файдалануга аерым түләүне юкка чыгарды. Ягъни 2012 елга кадәр ОДН өчен аерым алмыйча гына җылылык өчен түләү практикасы кире кайтарылды.
- Үзгәрешләрнең җылылыкка ОДН исәпләүгә кагылган өлеше безнең район өчен актуаль түгел. Казанда күп йортларда квартираларда шәхси һәм гомумйортка киткән җылылык энергиясен санаучы приборлар урнаштырылган. Аларның күрсәткечләре аермасы буенча ОДН исәпләнде. Ә бездәге күпкатлы йортларда бары тик бер генә – гомумйорт санагычы гына урнаштырылган, ә квартираларда юк һәм, шул сәбәпле, куллану күрсәткечләре аермасын санап булмый. ОДН өчен аерым түләү дә алынмады, - ди “Буа водоканалы”ның абонент бүлеге начальнигы Ралия Насыйбуллина.
Суга түләүдә
1 июньнән гомумйорт ихтыяҗына су куллану нормативлары үзгәрде. Хәзер алар өчен түләү гомуми файдаланудагы мәйданның квадрат метрларыннан чыгып алыначак. Исегезгә төшерәбез, элек квартирада яшәүчеләр санына карап иде. Ә гомуми файдаланудагы мәйданнар күпкатлы йортларда – баскычлар, баскыч мәй-данчыклары, коридорлар, тамбурлар, вестибюльләр, бала, инвалид арбасы кую урыннары, каравыл биналары. Моның белән бетте. Чардаклар һәм подваллар бу исемлеккә керми.
ОДН суммасын киметүче сөенечле фактор – аннан су чыгару, ягъни канализация өчен түләүнең алынуы. Россия Хөкүмәте су чыгару системасы бары тик торак биналарда гына эшли, ә гомумйорт ихтыяҗына файдаланылмый, дигән нәтиҗәгә килде. Чынлап та, күпкатлы йортның баскыч мәйданчыкларында су чыгар урыннар юк бит!
Моннан тыш, яңа карар санау приборы куйдырмыйча исәпсез су кулланучы, кем әйтмешли “резин” квартира хуҗаларын да акылга китерәчәк. Моңа кадәр коммуналь хезмәтчелекләр аларның нормадан тыш кулланганын намуслы кулланучыларга бүлеп түләттеләр. Июньгә кадәр инженерлык челтәрләренә зыян килү аркасында барлыкка килгән югалтулар да милекчеләр кесәсеннән алынды. Хәзер ОДН суммасы йорт подвалындагы яисә башка торбалардан аккан су хисабына күбәйсә, яшәүчеләр бары тик норматив кысаларында түләячәкләр. Аерма сумманы идарәче компания каплый.
Электр
энергиясен
санауда
Гомумйорт ихтыяҗына электр энергиясе чыгымы өчен түләү элеккечә, диярлек кала. Яшәүчеләрдән асылда подъездларда янган “ут” бәясе генә алына. Лифт булган йортларда – аның өчен дә. Яңа карарның авторлары фикеренчә, электр энергиясенә ОДН исәпләүгә түбән тарифлар кулланыла, димәк, яшәүчеләрдә ризасызлык тумаска тиеш. Идарәчегә, кимендә 6 ай саен, йортлардагы исәп-хисап приборларының торышын һәм күрсәткечләренең дөреслеген тикшерү йөкләнә (элек 3 ай иде).
ЯҢА КАРАР ШӘХСИ ҺӘМ ГОМУМИ САНАГЫЧЛАРНЫ МӘҖБҮРИ КУЮ СРОГЫН 2015 ЕЛ- НЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫНА КАДӘР ЧИГЕРДЕ. БУ ДАТАГА САНАГЫЧЛАР УРНАШТЫРМАГАН КУЛ ЛАНУЧЫЛАР ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТ- ЛӘР ӨЧЕН ҮСТЕРЕЛ- ГӘН ТАРИФЛАР БУЕНЧА ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР.
ОДННЫ ЯҢАЧА ИСӘП-ЛӘҮГӘ КАРАТА WWW.-BUINSK-TAT.RU САЙТЫНДА ҮЗ ФИКЕРЕГЕЗНЕ БЕЛДЕРӘ АЛАСЫЗ.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз