Буаның яшь педагогларына яңа ноутбуклар тапшырылды

2022 елның 6 мае, җомга

Буа районының 14 яшь педагогына тантаналы шартларда яңа ноутбуклар тапшырылды. Чарада муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Ак Барс банкның Буа офисы җитәкчесе Татьяна Васильева катнашты.

Район барлыгы 303 заманча техника алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту яңа программа үткәрелә һәм ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Ак Барс Банк Татарстанның цифрлаштыру министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы, шулай ук партнер - ICL компаниясе ярдәмендә мәктәпләргә яңа ноутбукларны искергәннәре урынына тапшыра. Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча масштаблы проект Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган. Барлыгы 12 мең ноутбук тапшыру планлаштырыла.

 
"Республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс Банкка зур рәхмәт белдерәбез. Мондый ярдәм булганда без район мәгариф системасының сыйфатын күтәрү өстендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләячәкбез", - диде Ранис Камартдинов.

Бу сүзләргә Буа районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская да кушылды. Ул кайбер мәктәпләрдә ноутбуклар җитмәвен, ә алар укытучылар эшендә зур ярдәм булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International