Буаның Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен сугыш еллары көйләре яңгырады

2022 елның 7 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы турындагы хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Буа районы халкы, яшьләре патриотик бәйгеләрдә һәм акцияләрдә катнашалар.

Буа муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов җитәкчелегендә ел саен «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә мәдәният хезмәткәрләре активлык күрсәтә.

Кичә мәдәният хезмәткәрләре коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннары Нури Садри улы Гомәров, Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин белән очрашты. Шулай ук «Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» булдылар.

«Катюша» һәм сугыш елларының башка композицияләренең яңгыравыклы көйләрен тыңларга ветераннар үзләре генә түгел, ә күршеләре дә чыкты. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлау сүзләре, кыюлык һәм ныклык күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре һәркайда яңгырады…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International