Бакчачыларга республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм җәзаны катгыйландыру турында искә төшерик

2022 елның 7 мае, шимбә

Сезонлы җылы башлану белән, гадәттәгечә, шәхси хуҗалыклар янәшәсендәге бакча кишәрлекләрен һәм территорияләрне җыештыру чаралары уздырыла.

Коры үсемлекләрдән һәм чүп-чардан җыештыру - бу яхшы гына түгел, ә халыкның үзләре иминлеге өчен кирәк булган традиция дә, чөнки коры чирәм, камыш яки чүп-чар янгын чыганагы булырга мөмкин.

Җир кишәрлекләре милекчеләре, йорт булуга яисә булмавына карамастан, чүп-чарны даими җыештырырга һәм үләнне чабарга тиеш. Нәкъ менә шул чорда коры-сары һәм чүп-чар яну аркасында янгыннар сизелерлек арта. Җил исеп чыккан бер чаткы, күз ачып йомганчы, коры үләнне яндырырга мөмкин, аннан ут торак һәм хуҗалык корылмаларына күчәргә сәләтле, ә иң начар очракта, янгын бөтен бер урамны томалап китәргә дә мөмкин.

 Әлбәттә, беркем дә үз милкеннән мәхрүм калырга теләми. Күпчелек кешеләр инспекторларның шик-шөбһәләрен бик яхшы аңлыйлар. Дача чүп-чарын һәм коры үләнне алар капчыкларга тутыралар һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына чыгаралар яки үзләре полигонга илтәләр.

Искәртәбез, 25 апрельдән Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус сезон эшли башлады. Учаклар ягу һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю гамәлдә, шулай ук янгынга каршы махсус режим вакытында ачыкланган хокук бозулар өчен штраф күләме икеләтә арттырылган.

Исегезгә төшерәбез, торак пунктларның гомуми файдалану җирләрендә, шул исәптән хосусый йортлар территориясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә туры китереп, чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка материалларны яндыру, учак ягу, азык әзерләү өчен ачык ут куллану тыела. Чүпне яндырырга  һич кенә дә ярамый, әгәр ризык әзерлисе килсә, кайбер гади шартларны үтәргә кирәк. Мангал корылмалардан еракта булырга тиеш, ким дигәндә ике метр радиуста бернинди үсемлекләр дә булырга тиеш түгел, һәм су запасы кул астында торырга тиеш. Бу гади кагыйдәләр сезне күп кенә бәла-казалардан саклап калырга ярдәм итәчәк.

Шул ук вакытта гражданнарга әлеге чүпне утильләштерергә киңәш итәбез - ашлама буларак кулланырга яки капчыкларга тутырырга һәм полигоннарга чыгарырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International