Буа шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр.

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

1438 көн һәм төн канлы сугыш барды... Атасыз үскән балалар, тол калган  хатыннар, ирләре-хатыннары, улларын югалткан аналары... 9 май - җиңү яулаган ветераннарыбызга рәхмәт белдереп, алар алдында баш ия торган көн. Без сугыш чоры балалары алдында да бурычлы.

Вакыт аяусыз, һәм ветераннар сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Буа шәһәрендә Җиңү көненә багышланган тантанага бары тик санаулы ветеран гына килә алды. Районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын 12 ветеран-фронтовик каршы ала.

Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган, госпитальләрдә үлгән һәм тыныч вакытта безнең арадан киткән сугышчылар, сугыш һәм хезмәт фронтларында катнашучылар, сугыш балаларын хөрмәтләү тантанасында бер минут тынлык игълан ителде. Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов хөрмәтле ветераннарны сәламләде һәм:

- Сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Безнең районның 10 мең улы һәм кызы арасыннан, 7 мең буалы мәңгегә яу кырында ятып калды. Кызганычка каршы, вакыт туктаусыз. Ул дәһшәтле вакыйгаларда катнашучылар елдан-ел кими бара. Бүген районда 12 сугыш фронтовигы, 113 сугыш ветеранының тол хатыны, 312 тыл хезмәтчәне яши.

Кадерле ветераннар! Үлемсез батырлыгыгыз, җиңүгә ышанычыгыз, тыныч күк йөзе өчен  Сезгә баш иябез! Сез һәрвакыт безнең өчен тормыш ныклыгы, фидакарьлек һәм үз илегезгә тугрылыклы булу үрнәге булачаксыз! Шәхсән үз исемемнән һәм шәһәр халкы исеменнән сезгә, кадерле ветераннар, сезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгыз өчен, бу дәһшәтле сугыш елларында тылда хезмәт итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без үсеп килүче буынга Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән яулануын җиткерергә тиеш. Ә бүген, хөрмәтле ветераннарыбыз, Сезнең алда баш иябез, сезгә сәламәтлек, тыныч картлык телибез.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин буалыларны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.

Ветераннарны шулай ук Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, шулай ук мәктәп укучысы Полина Зайцева котлады.

Бәйрәм тантанасыннан соң район башлыгы Ранис Камартдинов ветераннарны чәй өстәле артына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International