Буа районында юкка чыккан авыллар урынына өч истәлек тамгасы- стела урнаштырылды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Буа районында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә.

"Хәтер һәм кайгы көне алдыннан югалган авыллар урынында өч стелла ачабыз. Өч ел дәвамында Буа якташлыгы белән берлектә юкка чыккан авыллар урынында шундый истәлекле билгеләр пәйда була.

Бүген стелаларны Рус Сарыкамышы, Никольский Выселка һәм Таң авыллары урынында ачтылар. Район территориясендә барлыгы шундый 13 Истәлек билгесе урнаштырылган.

Бу проект киләсе буын буалылар өчен мөһим булыр дип ышанабыз", - дип яза үзенең телеграм каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Бер стеланың берсен  юкка чыккан Рус Сарыкамышы авылы урынында урнаштырганнар. Җирле туган якны өйрәнүчеләр сүзләренә караганда, 1725-1730 елларда Кыят алпавыты Головин бирегә крепость крестьяннарын күчерә һәм авыл рус дип атала башлый. Биредә яшәгән чувашлар Иске Борындык, Чуваш Саркамышына нигез салалар. Сарыкамыш- алпавыт Тимбай улы исеме. Каһарман  күрәсең бу урыннарда һәлак булган, аның хөрмәтенә авыл һәм елганы да шул исем белән атаганнар. Авылда искиткеч мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр, игенчеләр, хезмәт ияләре яшәгәннәр. Авылда кибет булган. Мәктәпкә балалар Иске Борындык авылына йөргәннәр. 1954 елда биредә  бер урам була һәм кибет эшли торган булган. Авыл 1964 елдан таралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International