Буада "Апас, Тәтеш, Буа-мәдәни дуга" халыкара сәнгать фестиваленең тантаналы ачылышы булды

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Бу атна Буада вакыйгаларга  бай булды. Районга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар, иҗат коллективлары килде. Буа, Апас һәм Тәтеш сәхнәләрендә "Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга" халыкара сәнгать фестивале кысаларында Буа, Чаллы, Әлмәт, Санкт-Петербург, Иран, Казахстан театрлары спектакльләре куела.

9 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк паркында фестивальне ачу тантанасы узды. 12 театр коллективы сәхнәдә буалыларның алкышларына күмелде.

- Фестиваль-төбәкнең һәм илнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга, республиканы һәм бөтен халыкларны милләтенә һәм диненә карамастан берләштерүче уникаль бәйрәм. Бу фестиваль-милләтара багланышларны үстерүгә һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән үзенчәлекле социаль - мәдәни проект, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

"Татарстан соңгы елларда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә. Һәм иң мөһиме-Татарстандагы театр башкалада гына түгел, Казанда һәм Үзәк бульварларда гына түгел, республиканың барлык почмакларында да зур сәнгать уңышларына ирешә!"- диде кунаклар.

Тәнкыйть һәм театр белеме буенча Россия Театр эшлеклеләре берлеге комиссиясе әгъзасы Глеб Ситковский шулай ук коллективларны сәламләде. "Сезнең кунакчыл җирегездә, бөтен илдән театрлар җыелган әлеге матур фестивальдә булуыма шатмын", - дип  билгеләп үтте ул һәм Россиянең халык артисты, РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинның сәламләвен укыды.

Шулай ук фестивальдә катнашучыларны Казан шәһәренең Буа якташлыгы рәисе Ирек Закиров, Иранның "Ойнар" театр коллективы директоры Мәхди Салехьяр, Иранның "Моган Хунар" театр коллективы директоры Гариб Манучехри, Казахстанның Акмола өлкә рус драма театры директоры Бейбит Бәхтыгереев сәламләде. Фестивальнең мәртәбәле кунагы-Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстан Республикасы мәдәният министры ярдәмчесе Нияз Игъламов булды.

"Хәерле көн хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр, кунаклар. Шундый ерак араларны үтеп, безнең белән бергә булуыгыз өчен зур рәхмәт", - дип сүз алды Буа дәүләт драма театры директоры, ТР халык артисты Раил Садриев. "Оештыручыларга, ярдәм иткәнегез өчен сезгә,  Ранис Рафисович, рәхмәтемне җиткерәм. Апас-Тәтеш-Буа - мондый форматта фестиваль беренче  тапкыр уза. Бүген сезнең өчен бай программа әзерләнгән".

Буаның яңартылган паркында Oynar Theatre Group урам театры, Иран ("Fire" спектакле, 12 ) һәм Әлмәт урам театры "Җиңел канатлар" ("Этно" спектакле, 6 ) спектакльләре күрсәтелде.

Районның үзешчән сәнгать коллективлары әлеге тантанага теләктәшлек күрсәтте. Паркта балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары, сәүдә рәтләре,  туклану нокталары оештырылган.

Кичә татар эстрадасы йолдызлары концерты белән тәмамланды. Сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов, җырчы, шагыйрь һәм композитор Ринат Рахмәтуллин, Татарстан Республикасының халык артисты Фирзәр Мортазин, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Ваһапов исемендәге фестивале лауреатлары Ранис Габбасов һәм Энҗе Шәймурзина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International