Буа Казанга җыелу пунктына район чигенә кадәр мобилизацияләнгән 12 кешене озатты

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Изге хәер-фатыйха биреп, бөтен Буа халкы ир-егетләрне урамнарда төзелеп озатты.

Әләмнәр, «Без җиңәчәкбез»  дип язылган плакатлар тоткан буалылар үз геройларының җиңүенә һәм исән-имин әйләнеп кайтуларына чын күңелдән ышана. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрендә озату кадрлары белән уртаклашты. Ул шәхсән үзе колоннаны  район чигенә кадәр озата барды.

Бу атнада Буадан өченче төркемне җибәрү бу. Бөтен район егетләре  рюкзаклар белән тәэмин ителде: термо эчке киемнәр, оекбашлар, перчаткалар һ.б. кирәк-яраклар. Мобилизация җыелмасы һәркем кирәкле препаратлар белән тәэмин ителсен өчен аптечка белән тулыландырылды.

Шулай ук Буада мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү Хәйрия счеты эшен дәвам итә - җыелган акча 1 миллион 250 мең сумнан артып киткән, гуманитар ярдәм итү пункты да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International