Буа районында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашулар дәвам итә

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева Захаровлар гаиләсендә булды.

Диана Захарова Ватанны сакларга ирен  озатты. Андрей Захаров – «ТКХ Буа күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ (Инженерлык челтәрләре) оешмасында механизатор, сентябрь ахырында мобилизацияләнгән. Хәзер ул Үзәк хәрби округ өлешендә хәрби хезмәт уза.

Аларның Ева исемле кызлары бар. Аңа 1 яшь 9 ай. Баланы карарга хәзер Диананың әбисе булыша. Сабый бакчага йөри. Моның өчен гаиләдән акча алмыйлар. Телекоммуникация операторы да бушлай хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте, дип сөйләде хуҗабикә.

Гаилә башлыгы кайткач, алар күптән планлаштырылган максатларын тормышка ашырырга - ремонт ясарга телиләр. Ә әлегә  кызлар  әтиләре белән телефон аша даими элемтәдә торалар.

 

- Диана подъездда коляска  һәм чананы саклауны оештыруда ярдәм итүен сорады. Бер үк вакытта баланы һәм колясканы күпкатлы фатирга күтәреп менү җиңел түгел, кышын аеруча да. Бу  мәсьәлә һичшиксез хәл ителәчәк, дип билгеләде Светлана Зайцева. Башка мәсьәләләрдә дә ярдәм итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән шәхси очрашуларны башлады.

- Без һәр мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән танышабыз, барысына да киләбез. Мондый очрашулар безгә  бу гаиләләрнең ничек яшәвен, аларның бүген нәрсәгә мохтаҗ булуын күрү өчен кирәк. Без һәр гаиләгә социаль паспортлар төзибез, - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International