Буа районында шикәр чөгендерен җыеп бетерәләр, бүген аграрийлар соңгы гектарларда эшли башладылар.
Район башлыгы Ранис Камартдинов үз телеграм-каналында басулардагы фоторәсемнәр белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, финал уңышы аграрийларга җиңел бирелми.
«Хәзер кар яуды һәм кырларда югалтулар бар. Ләкин безнең аграрийлар аларны киметә алды, һәм бүген без шикәр чөгендеренең соңгы гектарын җыябыз», - дип хәбәр итте ул.
Салкыннар бөтен республика буенча урып-җыю темпларын тизләтте.
«Әгәр суыкларга кадәр комбайннар эшли алмыйча, 300 гектарга якын гына җыеп алса, минус температурасы җитү белән эш темплары җитди артты – тәүлегенә 900 гектарга кадәр җирдән уңыш алына. Агымдагы атнада 3,9 мең га мәйдан казып алынган», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков. Татарстанда өч культураны: кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендерен җыясы калды. Буа районы финиш сызыгына чыгу турында беренчеләрдән булып белдерде.