Буа районы “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясенә кушылды. Район делегациясе Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы съездында катнашканнан соң “Корстон” фойесында теләкләрне ачтылар. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов биш яшьлек Елизавета Журавлеваның теләген чынга ашырачак.
«Буа районыннан биш яшьлек Елизавета Журавлева курчак турында хыяллана. Инде бүген үк нәни принцессага иң матур курчакны сайларга китәм ", - дип язган Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында, ә соңрак кыз өчен курчакны ничек сайлавы турында видео урнаштырган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында 4 яшьлек Роман Поповның бассейн турындагы хыялын үтиячәк. Шулай ук акциягә Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров та кушылды, дип ачыклык керттеләр районның матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия акциясе 2018 елдан "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Минем белән хыяллан" хәйрия проекты белән уздырыла. Дүрт ел эчендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм Россиянең гади гражданнары тарафыннан 60 меңгә якын ятим бала, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм гаиләләре авыр тормыш хәлендә калучыларның теләкләре чынга ашырыла.