Буалылар хәйрия концертында 57 мең сум җыйдылар

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә "Игелек кыл" хәйрия концерты булды. Буа халкы шул рәвешле хәзерге вакытта  махсус хәрби операция зонасында булган якташларына ярдәм итәргә карар кылды. Билет сатудан кергән акчалар - 57 мең сум - безнең егетләр өчен җылы кофта сатып алуга тотылачак.

Концерт номерлары белән сәхнәгә атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Моисеев, талантлы композитор, күп җырлар авторы Ленар Салихов, Илсөяр Кузьмина һ.б. чыкты.

Хәйрия чарасында катнашкан бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиуллов сәламләде һәм рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, районда мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.

- Егетләргә хәлдән килгәнчә ярдәм итүне дәвам итәрбез. Бүген бу музыка кичәсенә килүегез өчен рәхмәт. Без бергә һәм бу иң мөһиме, - дип билгеләде Альберт Вәлилов.

- Район җитәкчеләренә, мәдәният идарәсенә һәм барлык артистларга шундый матур концертны оештырган өчен рәхмәт. Хәзер без барыбыз да, чыннан да, яңадан берләштек һәм мөмкин булган барлык ысуллар белән ярдәм итәргә тырышабыз, - дип уртаклашты бәйрәм кунаклары.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Буа районы мәдәният идарәсе ел саен хәйрия концертлары уздыра, ә билетлар сатудан кергән акчаларны чыннан да мохтаҗларга җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International