Буа районы башлыгы мобилизацияләнүчеләр өчен чүп-чар чыгарган өчен түләүне гамәлдән чыгару буенча төбәк операторына мөрәҗәгать итәчәк

2022 елның 23 декабре, җомга

 

Буа районында район башлыгы Ранис Камартдиновның мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашуы узды. Аны гуманитар колоннаны махсус хәрби операция зонасына җибәрү алдыннан якыннарыннан шәхси теләкләр ишетү өчен оештырганнар. 

Районда  азык-төлек продуктлары, җылы әйберләр, техника, окоп шәмнәре һәм тактик носилкалар белән гуманитар йөк җыелды, шәхси теләкләр дә исәпкә алынды. Аны шимбә көнне, 24 декабрьдә җибәрү планлаштырыла.

Очрашуда  шәхси сорауларны да карадылар. Шулай итеп, хәрби хезмәткәрләрнең берсенең хатыны чүп-чар өчен түләү  буенча соралды. Ир-ат өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган, әмма төбәк операторы аның өчен дә счетлар җибәрүен дәвам итә.

“ Сорау мөһим һәм көнүзәк. Түләүне нигезсез түләтүдән азат итү мәсьәләсен оператив хәл итү өчен мондый фактлар буенча мәгълүматны төбәк операторына юлларбыз”, -  диде район башлыгы Ранис Камартдинов.
Мобилизацияләнүчеләрнең  туганнары республикага һәм районга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ранис Камартдинов, үз чиратында, җыю пунктларына егетләр өчен йөкләр җыю тарихын, алар белән очрашу мизгелләрен искә төшерде.   

“Буа районында шундый ярдәмчел кешеләр, көчле эшмәкәрләр яшәвенә шатмын. Бер тәүлек эчендә 800 мең җыйган очраклар да булды. Ир-егетләребезгә кирәкле әйберләрнең барысын да алырга, тапшырырга тырыштык. Вакыт аралыгы аз булды, әмма нәтиҗәдә, бер көн эчендә барысы да хәл ителде, һәм без кирәкле барлык әйберләрне вакытында җиткердек".

Исегезгә төшерәбез, Буа районында шулай ук район башлыгының һәм аның урынбасарларының адреслы ярдәм чараларын эшләү өчен мобилизацияләнгәннәрнең  гаиләләре белән  шәхси очрашулары узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International