Сарманда республика семинары - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары белән киңәшмә узды. Буа районыннан "Мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Гыймранов, "Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин, " Ял үзәге" МБУ директоры Рузинә Габитова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Киңәшмәдә республиканың 2022 елда кино учреждениеләре эшенә йомгаклар ясалды. Буа районының Ял үзәге "Иң яхшы муниципаль кинотеатр" номинациясендә 1 нче урынны яулады