Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Байрак» («Знамя», «Ялав») район газетасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

       

Хөрмәтле “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) район газетасы хезмәткәрләре

 

 Һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

  Күп еллар дәвамында сез районыбыз тормышын һәрьяклап яктыртасыз, анда яшәүчеләргә вакыйгалар үзәгендә булырга һәм тормышның заманча ритмын тоярга ярдәм итәсез. Сезнең тәҗрибәгез һәм югары һөнәри осталыгыгыз аркасында укучылар объектив һәм үз вакытында мәгълүмат ала. Сез актуаль мәсьәләләрне күтәрәсез, район газетасын кызыклы, эчтәлекле итү өстендә эшлисез һәм басылган һәр сүз өчен зур җаваплылык тотасыз. Алга таба да хакимият органнары белән журналистлар арасындагы мөнәсәбәтләр эшлекле, конструктив характерда булыр дип ышанам, чөнки безнең максатыбыз бер - район халкының иминлеге.

Бик күп еллар районыбыз файдасына хезмәт иткән, ә хәзер үзләренең кыйммәтле тәҗрибәләрен коллегаларына тапшыручы  ветераннарга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерәм.  Хезмәткәрләргә алга таба да иҗади традицияләрне үстерүне, булган һөнәри потенциалны һәм журналист азартын арттыруларын телим. Һәрвакыт  һәм бөтен нәрсәдә дә иҗади уңышлар юлдаш  булсын

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International