Буада мобилизацияләнгән Алмаз Галәветдинов гаиләсендә ир бала туды. Район башлыгы Ранис Камартдинов сабыйны бала табу йортыннан өенә чыгаруда катнашты һәм яшь әни Илүзәгә яңа туган бала өчен товар сатып алуга сертификат бүләк итте. Тантанадан фотосурәтләр белән ул үзенең телеграмма-каналында бүлеште.
Илүзә Галәветдинова бала тудыру йортында бирелүче «бирка»ны район башлыгына тапшырды. Аны гуманитар йөк партиясе белән сабыйның әтисенә махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр.
«Раяз әтисе ил мәнфәгатьләрен яклаганда дөньяга килде. Баһадир егет- авырлыгы 4600гр. Һәр гаиләдә кадерләп саклана торган бала тудыру йортында бирелүче «бирка»ны Илүзә безгә ышанып тапшырды - Алмазга шәхсән илтеп җиткерербез дип вәгъдә бирдем. Ул сабыйның әтисен саклап йөртүче изге бөти булсын», - дип язды Ранис Камартдинов
Буа районыннан гуманитар йөкне якын көннәрдә җибәрү планлаштырыла. Районда хәрби хезмәткәрләрнең теләкләреннән чыгып йөк формалаштырылды. Яңа партиягә тепловизорлар, җылы киемнәр, азык-төлек, окоп шәмнәре керде. Зонага, беренче озатудагы кебек үк, ике УАЗик та җибәреләчәк дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районы якташларына махсус операция зонасына гуманитар йөк илтеп кайтты.