Буа районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбызга истәлекле такталар ачылды

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Буа районының Әлши урта мәктәбендә шушы мәктәпне тәмамлаган  махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарга истәлекле такталар ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Хәрби хезмәткәр Иван Сидоров мәктәпне 2003 елда тәмамлый, һәм тиздән илнең кораллы көчләре сафларын тулыландыра. Ул Кырымны 2014 елда азат итүдә һәм Сириядә хәрби операциядә катнаша. Иван узган елның февралендә Украинаның Киев өлкәсендә махсус операция зонасында  бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Тантанага аның апасы һәм хатыны килде.

 

«Иван җирдә югалмас эз калдырырга өлгерде. Аның улы һәм кызы үсә. Безнең улыбыз хәзер Суворов училищесында укый, аның холкы да әтисенеке кебек. Иван беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмады.Һәрвакыт әйтә иде: мин  сайлаган эш- - Ватанны  яклау, ул минем иң зур бурычым», -  дип сөйләде  Иван Сидоровның хатыны. 

 

Михаил Афанасьев шулай ук Ватанга хезмәт итү юлын сайлады. 2014 елдан ул гвардия десант-штурм бригадасында хезмәт иткән. Геройларча  2022 елның мартында Ирпенида һәлак була.

«Алар истәлеген саклап калырга ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Хәтер булганда ул исән,» - диде Михаил әнисе.

 

Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

«Бөек Ватаныбыз сугышчы-батырлары белән һәрвакыт горурланды. Һәм бүген йөрәк сыкравын баса  торган сүзләрне табу бик авыр. Иван белән Михаилны мин шәхсән белмәсәм дә, алар ачык, тәртипле һәм кыю егетләр иде, дип ышанып әйтәм», - диде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чыгышында.

 

Әлши мәктәбендә ачылган истәлекле такталар Иван Сидоровның һәм Михаил Афанасьевның сугышчан юллары турында сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International