Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Программа бар, эшләтәсе генә калды
2013 елның 2 августы, җомга
Районда 2013-2018 елларга терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик ДАУТОВ белән әңгәмәбез җитештерү күрсәткечләре һәм аларны тормышка ашыру юллары хакында.
- Район хуҗалыклары алдында 2018 елга сөт җитештерүне 57,7 мең тоннага, ит хәстәрләүне 15,8 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Бу максатларга ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә: малларның баш санын ишәйтергә, аларның продуктлылыгын үстерергә, баланслы азык базасын булдырырга, терлекләрне асрауның һәм ашатуның яңа технологиясенә күчәргә, нәсел яңартырга, булган терлекчелек биналарын реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә кирәк. Программа эре агрофирмаларга 2014 елның 1 маена тәүлегенә 20, уртачаларга 7-10, кечкенә хуҗалыкларга 2,5-3 тонна сөт реализацияләүне һәм шуның белән район буенча әлеге күрсәткечне ел дәвамында 100 тоннадан киметмәүне максат итеп куя. Хуҗалыкларда бу юнәлештә конкрет чаралар үткәрелә инде. “Нива” агрофирмасының “Толымбай” бүлекчәсендә бер бина сыер абзары итеп үзгәртеп корыла, анда сөт үткәргечләр, суыту җайланмалары урнаштырылачак. Бу сыерлар санын 200 башка арттыру һәм көн саен өстәмә 3 тоннадан күбрәк сөт җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. “Тахаръял” агрофирмасының “Победа”, “Родина”, “Дружба”ның “Рассвет” бүлекчәләрендә 200әр башка исәпләнгән биналар реконструкцияләнә. “Кыят” җәмгыятендә дә шушы көннәрдә бу эшкә керешәчәкләр. “Коммуна”да барлык сыер абзарларында яңа сөт үткәр-гечләр белән яңа саву агрегатлары урнаштырыла башлады.
- Биналарны терлекләр белән тутырырга да кирәк бит әле. Бу ничек хәл ителәчәк?
- Беренче чиратта сыерларны бракка чыгаруны катгыйландырырга кирәк – ул гомуми көтүнең 10 процентыннан артмаска тиеш. Бракка чыгаруның төп сәбәпләре гинекологик, җи-лен һәм тояк авыруларыннан гыйбарәт. Зооветеринария белгечләре моңа юл куймас өчен профилактика чараларын төгәл үтәргә тиешләр. Монда “Коммуна” җәмгыятен мисал итеп китерергә була. Биредә елга 2 мәртәбә сыерларның тоякларын кисү, чистарту, маститка тикшерү һәм дәвалау, чебен-черкигә (украга) каршы эшкәртү җайга салынган. Профилактика чараларына бәйле рәвештә генә дә соңгы 2 елда җәмгыять буенча сөт саву 2 тоннага артты. Быел барлык хуҗалыклар да маститка каршы программа буенча актив эшләде.
Малларның, бигрәк тә яшь бозауларның сакланышын яхшыртырга, нәселле терлекләр үрчетүне һәм көтү яңартуны җайга салырга кирәк. Шул ук “Коммуна”да күп еллардан бирле югары сөт бирүче сыерлар асрала. Ел саен 34 процент көтү яңартыла, сыерлар саны арта. Таналарны юнәлешле үстерәләр”- алар 420 килограмм авырлыкка җиткерелеп кенә каплатыла, ә бозаулаган вакытта 550 килограммга җитәләр, тәүлегенә 18-20 килограмм сөт бирәләр. Ә менә “Нива”да әйләнешкә ел саен 400-420 баш тана кертелсә, сыерлар санын, шул кадәр үк бракка чыгарылу сәбәпле, ишәйтә алмадылар. Аларда 210 баш сыерга урын бар. Аларны тутыру тәүлеклек савымны 3 тоннага арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Калган агрофирмаларда да һәр елны 450-500 тана әйләнешкә кертелә. Ит җитештерүдә тәүлеклек уртача үсеш 750-800, симертүдә 1000 граммнан ким булмаска тиеш. Боларга ирешү өчен өстә санап үтелгән чаралардан тыш барлык зооветеринария белгечләрен, терлекчеләрне технология мәсьәләләре, малларны асрау, ашату буенча укулар да үткәрергә кирәк.
- Радик Расихович, ә бү-генге көн вәзгыяте нинди: кышлату өчен җитәрлек азык хәстәрләндеме?
- Отчет материалларыннан, башка анализлардан күренгәнчә, соңгы елларда терлекчелек продукциясе җитештерүдә бер урында таптанабыз әле. Эре мал, бигрәк тә сыерлар саны кимеде. Шулай барса, алга таба җитештерүгә чын-чынлап куркыныч янаячак. Программа нәкъ менә мо-ңа юл куймас өчен төзелде дә. Бүген күп хуҗалыкларда алга китеш бар – агрофирмалар сөтне уртача 1,5 тоннага артыграк савалар. “Нива”да тулай тәүлеклек савым 14,2, “Вамин-Буа”да – 14,7, “Дружба”да һәм “Тахаръял”да – 18-19 тоннага тиң. “Коммуна” исә берүзе 9 тонна сөт җитештерә. Монда ел дәвамында малларның ашату технологиясе төгәл саклана.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, быел 18,5 центнер азык берәмлеге тупланды, запаста 6 центнер азык берәмлеге бар иде, кукуруздан тагын 7 алыначак. Димәк, кышлату дәвамында маллар алдында 25 килограмм сенаж, 15 килограмм силос, 3 килограмм печән булачак. Ә бу, үз чиратында, тәүлеклек савымны киметмәс һәм терлекчелекне үстерү программасында эшләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен җитәрлек күләм.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз