Марат Җәббаров: «Соңгы елларда Буаның үзгәрүен күрү рәхәт»

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Буа районында тулай территориаль продукт 2022 ел нәтиҗәләре буенча 18 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 107,4%. Әлеге күрсәткечләр районның йомгаклау сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры катнашында яңгырады.

 «Буа районы гадәттәгечә Татарстан Республикасының иң яхшы аграр районнары бишлегенә керүен дәвам итә. Ел нәтиҗәләре буенча район икътисады үсешенә төп өлешне авыл хуҗалыгы (35,4%) һәм сәнәгать (26,1%) кертте. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү - барлык төяп җибәрелгән продукциянең 90%ка якыны», -  дип хәбәр итте район башлыгы Ранис Камартдинов.

Район 7 млрд. 680 млн. сумлык (узган елга карата 124%) авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, беренче чиратта, ашлык җыюны арттыру исәбенә.

Буа районы шулай ук республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасында иң актив катнашучыларның берсе булып тора. Программа эшли башлаганнан бирле, гомуми суммасы 200 млн. сумнан артык булган 114 объект төзекләндерелгән. Узган ел районда кайбер мөһим проектларны гамәлгә ашыруга керештеләр.

 «Без ремонт таләп иткән 70 нче еллар корылмаларын ремонтладык. Бу - «Татмедиа» АҖ филиалы бинасы һәм хәрби комиссариат бинасы, медицина училищесы тулай торагы, район үзәк хастаханәсенең төп корпусы. Район мәдәният йорты төзекләндерелә. Ә республикабыз Раисе программасы буенча Буа шәһәрендә «Максат» ябык футбол манежы эшли башлады», - дип нәтиҗә ясады Буа районы башлыгы.

Быел балалар сәнгать мәктәбен төзү дә планлаштырыла. Моннан тыш, Буа районында күпфатирлы йортларны һәм социаль объектларны төзү өчен Ипподром территориясендә тышкы инженерлык һәм юл челтәрләре үткәрү эшен башладылар: биредә төзекләндерелгән торак кварталы барлыкка киләчәк.

 «Шәһәр һәм районның ничек үзгәрүен күрү күңелле. Бу визитымда күп төзелешләр һәм халык өчен яшәү мохитенең яхшыруын күрәм, - дип билгеләп үтте 2017 елдан 2019 елга кадәр районны җитәкләгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. - Төзелеш буенча темпларны арттырырга кирәк. Бигрәк тә торак төзелеше өлешендә. Моннан тыш, территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өстендә эшләргә кирәк».

Буа районында сәнәгать паркы эшли. Ел йомгаклары буенча район территориясендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча инвестицияләр күләме 3 млрд. сум тәшкил итәчәк. Аларның төп өлеше авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү производстволарын үстерүгә юнәлдерелгән. «Буа» сәнәгать паркында бетон заводы кулланышка тапшырылган, ФИШ балык эшкәртү заводы һәм Хәйруллин крестьян-фермер хуҗалыгының балык үрчетү фермасы төзелеше төгәлләнгән. Шулай ук узган ел сәнәгать паркы территориясендә Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыгының кыйммәтле токымнарын үстерү һәм тирәнтен эшкәртү комплексы төзелә башлады, инвестицияләрнең гомуми күләме 650 млн. сумга якын тәшкил итәчәк.

Сессия азагында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Марат Җәббаровка Буа районының мактаулы гражданы исеме бирелде.

«Рәхмәт бик зур, бу көтелмәгәнчә һәм мин бик шатмын», - диде Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International