Килограммын – 12 сумнан

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәкъдиме белән  сөт җыючылар халыктан бу продукциянең килограммын 12 сумнан да ким булмаган бәягә кабул итәргә килештеләр.  

- Сыер асраучы аның сөтен азмы-күпме табышка өмет итеп тапшыра. Әлегә сөтне төрле җыючы төрле бәядән кабул итте. Кайсы килограммын 10-11 сумнан, кайсы 8-9 сумнан алды. Кибеттә сөтнең литры 35-40 сум торганда, бу гадел түгел, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров. 

Хәзерге вакытта районда шәхси хуҗалыкларда 3088 баш сыер асрала. Сөт җыю белән 7 эшмәкәр шөгыльләнә.  Тәтеш районыннан килеп алып китүчеләр дә бар. Хуҗалыклардан җыелган сөтнең иң күбе  май-сыр комбинатына тапшырыла. Анда тәүлеккә кабул ителгән 8 тонна продукциянең 3 тоннадан күбрәген сөт җыючы Мөнир Сәйфетдинов китерә. 

- Июнь аенда, сөт күп чакта, халыкка аның килограммы өчен 9 сум, июльдә 10 сум түләдем. Көзгә таба сөт азая, кыйммәтләнүе дә гаҗәп түгел. Алга таба килограммына 12 сумнан түләячәкмен, - ди Мөнир абый. Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы авылларына хезмәт күрсәтүче эшмәкәр Фәнис Азизов продукцияне Чурак авылындагы “Сливки” җәмгыятенә тапшыра. Ул апрель-май айларында һәр килограмм сөт өчен 9 сум 50 тиен түләгән. 20 июльдән бәяне 11 сум 50 тиенгә күтәргән. 

- “Сливки” җәмгыяте сөтне килограммын 14 сумнан кабул итте, ә августның 20сеннән бәяне тагын 50 тиенгә күтәрде. Минем халыктан 12 сумнан кабул итү мөмкинлегем бар, - ди Фәнис. Вольнистан, Ташкичү авылларында сөт җы-ючы эшмәкәр Әсфир  Хисаметдинов көн саен 1,5 тонна җыелган продукцияне Чуашстанның Кыр Бикшиге авылындагы сөт җыючыга илтә. Ул да августтан  сөтне 12 сумнан  кабул итәргә каршы түгел. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International