Чиләк тулы алабуга, сазаннар

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Чиләк тулы алабуга, сазаннар

 Буа балыкчылары Бөтенроссия  балыкчы көнен кармаклар белән каршы алдылар. Зур Кырлаңгы авылы буасында алар “Иң шәп балык каптыручы” исеменә ярыштылар.  

Кармакны суга салыр алдыннан бәйгене оештыру инициаторларының берсе – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Измайлов яшь балыкчыларга уңышлар теләде. 

Ярыш шартлары игълан ителде. Ә зур эшкә керешер алдыннан физкультура укытучысы Рафаэль Сәйфетдинов суга батучыга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте. Бүген яр буена балалар да күп килгән бит. 

- Без балыклы урынны күптән беләбез, - диләр абыйлы-энеле Алмаз һәм Булат Мөдәррисовлар Зур Кырлаңгыда яшәүче әбиләренә кунакка кайткач, көннәр буе буа буенда алар. Игезәкләр Раил белән Наил Измайловларны күр син, үзләренә 10ар яшь кенә булса да, кармакны ничек оста салалар. “Егетләрнең” тәҗрибәсе зур икән шул.

- Дүрт яшьлек чагыбыздан әтигә ияреп балыкка йөрдек, - диләр алар беравыздан. Ә Денис белән Данис Карпухиннар – әниләре белән. 

- Карлы, Зөя елгалары, лагерь күле, озын күл безнеке инде. Балаларны компьютердан “куптарып” алуның яхшы ысулын таптык – бергәләп балыкка йөрибез. Сазаннар, карплар кичке ашка да бик шәп, - ди малайларның әниләре Миләүшә. Әнә, Факия һәм Рифкать Бикмуллиннарның гаиләгә тәрбиягә алган 12 яшьлек Даниллары беренче булып табан балыкны яр буена тартып та чыгарды. Әһә, тагын чиртә! Гадел  Закиров та анардан калышмады, балыкны эләктереп кенә торды. Рифкать абый ике улы өчен дә җан атарга килгән. Һәр балыкка үзе тоткан кебек шатлана. 

Ташбаш, табан балык 11 яшьлек Әхмәт Сәйфуллин кармагындагы җимгә тәмам ияләште. 

Кечерәкләр уңышка ышанса, өлкәнрәкләр тәҗрибәгә таяна. Илдус Алиулловның үзе белгән рецепт буенча ясалган җимен балыклар бигрәк үз итә.   

Ниһаять, балыклы чиләкләрне үлчи башладылар. 15 яшьтән зурраклар арасында Владимир Ванечкин җиңде. Үлчәп карагач аның “байлыгы” 3 килограммга тартты. 12-14 яшьлекләрдән Фәнис Гыйматдинов иң уңышлы балыкчы булды. Ул тоткан барлык балык 920 граммга җыелды. 11 яшьлекләр арасында җиңүче Инсаф Азизов аны уздырды – кило да 320 грамм балык каптырды. 

Җиңүчеләргә бүләккә нәрсә бирделәр, дисезме? Әлбәттә, балык тоту кирәк-яраклары! Десертка – уха! Тоткан балыклардан ул шундый хуш исле булып пеште, бәйгене оештыручылар һәм катнашучылар тәмле итеп ашадылар.

Тәҗрибәле балыкчы Тәлгать Насыйбуллиннан менә дигән җим рецепты:

- Яртышар килограмм исәбеннән бодай, арпа, борчакка 2 стакан борай ярмасы кушып пешерәм. Тигез күләмдә (берәр килограмм) бодай, арпаны ваклап, боткага салып болгатам. Аннары боламыкка чама белән генә майлы орлыклар сыгынтысы, азык таралып китмәсен өчен, 2 стакан он өстим. Ботка күпереп, куерып китә, ә балыклар мондый азыкны үлеп яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International