Буада илкүләм проект кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшли

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Демография»  илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшчәнлеге оештырылды.

 

Мәктәптә социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары белем һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләте чикләнгән кешеләрне карау күнекмәләре буенча белем ала.

Карау мәктәбе эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар булдыруга, икенче яктан карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Социаль хезмәткәрләр, хезмәт алучыларның туганнары, авыр авыруларны караучы район халкы алган белем һәм күнекмәләр аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның җайлаштырылган өй шартларында  гомерләрен озайтырга мөмкинлек бирә.

 

2023 елда Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 56 социаль хезмәткәр һәм 42 өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары белем алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International