Бәрәңгедә агу каламы?

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Бәрәңге орлыгын агулап чәчкән идек. Барысы да әйбәт булды, кортлар да үрчемәде, “проволочник” та тишмәде. Ләкин шулай утыртылган бәрәңгедән ул чыгып бетми икән, уңышын ашагач кешеләрдә төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин, дип ишеттек. Хәзер уңыш белән нишләргә дә белмибез. Ашаргамы-юкмы?
М. САБИРОВА.
Буа шәһәре.”
Бу сорауны Буадагы һәм Казандагы белгечләргә юлладык. Һәм түбәндәге җавапларны алдык.
Хәмит ГЫЙМАТДИНОВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты:
- Үзем дә бәрәңгене ике елдан бирле шундый ысул белән игәм. Препаратның инструкциясенә караганда, агу 60 көн эчендә таркалып бетә. Ә бәрәңге 90 көндә өлгерә. Гадәттә, без аны чәчкәннән соң дүрт ай, дигәндә генә җыеп алабыз әле. Монысы, беренчедән.
Икенче яктан, күзәтүем буенча, бәрәңге чәчәк атканнан соң аңа колорадо коңгызы әкренләп куна башлый. Бу инде үсемлектә тәэсир итүче агу бетә башлаган, дигән сүз. Шушы фактларга таянып, мин болай чәчелгән бәрәңгене ашау өчен куркыныч түгел, дип саныйм. 
Анна АЛЕКСЕЕВА, “Россельхозүзәк” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы агрономы:
- Орлыкны агулап чәчүне берничә елдан бирле кулланабыз. Бәрәңге уңышында агу калу-калмау мәсьәләсе үземне дә баштан борчыды һәм Казанда узган бер киңәшмәдә бу хакта соравымны К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Людмила Дорожкинага бирдем. 
- Бәрәңгене җыеп алу вакытына агу калмый. Белоруссиядә, Украинада бүлбеләрне дистә елдан бирле алдан агулап җиргә күмәләр. Бу алым үзен начар күрсәткән булса, бәрәңге магнатлары аннан күптән баш тарткан булырлар иде, - диде ул. 
Галина ПОЛЯХ, “Россельхозүзәк” җитәкчесе урынбасары: 
– Үсемлекчелек продукциясендә химик саклау чараларын ачыклау буенча аккредитацияләнгән лаборатория мәгълүматларына караганда, бәрәңге игү белән шөгыльләнүчеләр тикшерүгә китергән бәрәңгедә орлыкны эшкәрткән агу калдыклары табылу очраклары булмады. Димәк, яңа уңышта агу кала, дип куркырга кирәкми. Кайберәүләрне орлыкның көзен дә кызыл калуы куркытадыр, бәлки. Бу бары тик буяу гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International