Буада Иван Яковлев бюстын ачу тантанасы булды

2024 елның 26 апреле, җомга

Буада революциягә кадәрге Россиянең күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклесе Иван Яковлев бюстын ачу тантанасы булды.

Һәйкәлне ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнашты. Кунакларны Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев сәламләде.

Бюст авторы-РФнең Атказанган рәссамы Владимир Нагорнов. Аңа Яковлев Иван Яковлевич бюстын ясаган өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Иван Яковлев 1848 елның 13 апрелендә Сембер губернасының Буа өязе Кошки-Новотимбаево авылында (хәзерге Тәтеш районы) туган.

Иван Яковлевич язучы һәм тәрҗемәче була, 100 дән артык китап һәм брошюра яза, алар халыкның грамоталылыгын һәм белемлелеген үстерүгә, аның мәдәни дәрәҗәсен һәм хуҗалык тәҗрибәсен арттыруга ярдәм итә. Лондондагы Британия һәм чит ил Изге Язмалар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы буларак, чуаш теленә тәрҗемә итү һәм Изге Язманы бастыру инициаторы була.

Уку елларында Сембердә шәхси мәктәп ача, соңрак ул чуаш халкының беренче уку йорты була- атаклы Сембер чуаш мәктәбе.

Иван Яковлевның эшчәнлеге Чувашиядә матур  әдәбият, музыка һәм театр сәнгатен үстерүгә ярдәм итә. Мәгърифәтченең иң зур хыялы-чуаш мәдәниятен күтәрү, халыкларның тигез хокуклылыгы һәм дуслыгы.

1871 елда ул үз көрәштәшләре ярдәмендә рус графикасы нигезендә чуаш алфавитын һәм әлифбасын төзи, соңрак алар үзгәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International