Буага эш визиты белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде.
Министр Карлы авыл җирлеге территориясендә төзелгән "Буа" сәнәгать паркын карады. Очрашу барышында район башлыгы Ранис Камартдинов паркның инфраструктурасы, үз бизнесын төзергә теләүчеләргә нинди мөмкинлекләр бирелүе, резидентларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең төрле чаралары турында сөйләде (мәсәлән, кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү, төзелеш чыгымнарына, ташламалы шартларда микрозаймнар бирү, электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү).
Ранис Рафисович сүзләренчә, монда инде биш резидент бар. Ранис Камартдинов районның даими рәвештә инвесторлар эзләүдә булуын әйтте. Бу максат белән Кытай белән дә сөйләшүләр узды. Монда район икътисадын үстерү өчен үз эшчәнлеген башлау, планнарны тормышка ашыру өчен мәйданчыклар бар. Район башлыгы бу уңайдан министр Олег Владимировичның киңәшләрен ишетергә теләде.
Олег Коробченко, бар нәрсә белән танышып, паркның һәм гомумән Буа районының бизнесны үстерү өчен уңайлы урнашуын беренче өстенлек дип атады. Казан-Ульяновск автотрассасы янында Буа башка төбәкләр белән чиктәш.
- Монда инвесторлар килеп, үз бизнесларын төзи башлауларын көтәргә кирәкми. Азия ысулы буенча барырга һәм инвесторларга әзер биналар һәм мәйданчыклар тәкъдим итәргә кирәк. Ульяновск сездән 80 километр ераклыкта, ә Казан 150 километр ераклыкта урнашкан. Ульяновскта эре җитештерү компанияләре эшли. Аларның логистикасы сезнең район аша уза. Сезнең юллар яхшы. Ульяновск компанияләрен үз бизнесларын Сезнең сәнәгать паркында да үстерергә кызыксындырырга тырышырбыз. Бу шулай ук эшләүче кешенең, әгәр дә үзендә лаеклы хезмәт хакы тәкъдим ителсә, ай саен эшкә еракка чыгып китмәвенә дә ярдәм итәчәк. Республиканың хәзерге сәнәгать паркларына инвесторларны җәлеп итү җиңел түгел. Без Татарстан Рәисенә шундый тәкъдим белән чыгачакбыз: бу мәйданчыкларда кечкенә заводлар урнаштыру турында. Димәк, халык өчен көндәлек ихтыяҗ товарлары җитештерү. Мондый җитештерүләр районга дотацияне туктатырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Моның өчен перспективалар бар. Аннары кешеләрдә Татарстан җитештергән товарлар сатып алу культурасын үстерергә кирәк. Республиканың һәр районы үз-үзен тәэмин итәргә омтылырга тиеш. Шул вакытта гына бездә тотрыклы икътисад булачак, - диде министр.
Бер үк вакытта ул ветеринария техникумы базасындагы ресурс үзәгендә булды Төп бурыч шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сәнәгать паркларында югары түләүле эш урыннары булдыру.