Краннан эчә торган чиста су-уңайлы яшәү өчен мөһим фактор. Әлеге бурычны хәл итү Россия Президенты карары нигезендә төзелгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керүче «Чиста су» федераль проекты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча Россия Федерациясе субъектларында эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су әзерләү объектларын төзү һәм реконструкцияләү алып барыла.
Буа районы-программада актив катнашучы. Ел саен районның авыл җирлекләрендә халыкны су белән тәэмин итү өчен суүткәргеч челтәрләрен яңарту буенча эш алып барыла. Агымдагы елда Аксу авылында илкүләм проект кысаларында 7,9 чакрымга якын суүткәргеч челтәр салыначак. Үзәк һәм Колхоз урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы салынып беткән инде. Алга таба Мәктәп урамында эшләр көтелә. Хәзерге вакытта подряд оешмасы скважина бораулау белән шөгыльләнә. Эшләрне агымдагы ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Бу елларда Буа районында илкүләм проект буенча Шәмәк һәм Чуваш Биморзасы авылларында да су белән тәэмин итү системасы яңартылды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында краннан эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте: «Безнең «Чиста су» проектын да гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Күп кенә шәһәрләребез һәм авыл җирлекләребез өчен бу бик актуаль проблема. Барыннан да элек сүз сыйфатлы эчәр су белән ышанычлы тәэмин итү турында бара», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.