Буада карбыз кичәсе кысаларында 50 килограммнан артык бакча культурасы ашалды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Буа ТИҮләре балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәм үткәрде. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында паркка килүчеләргә "Кленовый", "Мелиоратор", "Питомник", "Космос" һәм "Студенческий" ТИҮләре чын  ял оештырдылар.

 

- Бәйрәм кунакларын татлы җиләк белән сыйладык, 46 кг карбыз һәм 5 кг кавын турадык, - диләр оештыручылар. Балалар бик шатландылар. Без тәмле җиләк белән ләззәтләнеп кенә калмадык, карбыз тарихы белән дә таныштырдык, аның организм өчен файдасы турында да сөйләдек. Чара музыка һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Исегезгә төшерәбез, шикәр заводы паркы «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектында катнаша. Объект 2020 елда төзекләндерелгән һәм төрле чаралар уздыру өчен менә дигән мәйданчыкка әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International