Буаның чаңгы базасында "Россия көче" велоузышы узды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Бу гаилә елына багышланган гаҗәеп вакыйга иде. Чара «Демография»  илкүләм  проекты, «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты нормаларына һәм стандартларына туры килде. «Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты ярдәмендә массакүләм рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре барлыкка килә. Велоузышта активистлар һәм партия тарафдарлары, шулай ук актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты.  

Велоузышта активистлар һәм партия тарафдарлары, шулай ук актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты.

Велоузыш Буа шәһәренең С.Нәфыйков исемендәге чаңгы базасында старт алды. Велоузышта 70ләп кеше катнашты, шулай ук балалар, алар өчен аерым узыш  узды. Чарада катнашучыларның иң кечесенә нибары 6 яшь иде, ә олысына инде 75 яшь! Бу спортның яше булмавын дәлилли, һәм теләсә кайсы яшьтә актив яшәү рәвешен саклап калу мөһим. Велоузышта катнашучылар Чаңгы базасы - Кыят авылы - Чаңгы базасы маршрутын уздылар, матур пейзажлар һәм саф һава белән ләззәтләнделәр.

Спорт чарасын Татарстан Республикасы Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рафик улы Шакирҗанов сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй һәм тәмле пылау белән сыйладылар. Ярышта җиңүчеләр һәм һәр катнашучы гаилә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International