Буа районында район прокуроры Тимур Фатыйхов һәм комиссия әгъзалары катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Карауда 22 административ материал бар иде, аларның күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга кагылышлы: машина йөртү таныклыгысыз мопед белән идарә итүче балигъ булмаганнарга карата 8 беркетмә; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшүсмерләргә карата 8 билгеләмә.
Хокук бозучылар һәм аларның ата-аналары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.