Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Яңа атна предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән айлык планеркадан башланды. Киңәшмә башында райондагы хәлләр яктыртылды, эшләргә йомгак ясалды һәм якын киләчәккә планнар турында фикер алышынды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-Буа районында оператив вәзгыять, БРИКС саммитын үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү турында; - Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге  башлыгы Ренат Фәргать улы доклады тыңланды.

- Беркетелгән территорияләрне җыештыру, агач утырту, биналарны һәм территорияләрне яңа елга бизәү; - Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Марс улы доклады.

 -Өлкәннәр ункөнлеге кысаларындагы чаралар, СВО зонасына бару йомгаклары турында доклад тыңланды; - докладны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыймовна әзерләде

-Халыкны вакцинацияләү буенча башкарылган эшләр, үлүчеләр санын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру чаралары турында «Буа үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Рөстәм Әбрарович сөйләде.

-Бөртекле культураларны терлек азыгы әзерләү һәм җыю буенча оператив мәгълүмат, фермаларны кышкы чорга әзерләү турында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Харисович сөйләде.

-Салым кампаниясе, милек салымнарын җыю турында «Буа районы Финанс-бюджет палатасы» МКУ рәисе Азат Разыйхович сөйләде.

Очрашу азагында Буа муниципаль районы башлыгы туган көн бәйрәмен бәйрәм итүчеләрне туган көннәре белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International