Сингапур укыту методикасы Буада да кулланыла башлады

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Республикада белем бирү сыйфатын үстерергә ниятлиләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  “Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә әзерләгән зур проект нәкъ шуңа юнәлтелгән. Аның асылына төшендерү, укытучыларның һөнәр осталыгын арттыру максатында шәһәр мәктәпләрендә октябрь ае дәвамында ике көнлек тренинглар оештырылды.
Ә нидән гыйбарәт соң ул Сингапур методикасы? Моны аңлату өчен сүзне 2 номерлы лицейда узган тренингка Сингапурдан килгән, 19 яшеннән мәк-тәптә укыта башлаган, параллель рәвештә ике югары белем алган физика һәм сәнгать фәннәре укытучысы 25 яшьлек Фиона Мейниның үзенә бирик әле:
- Без, укытучылар, укучыларыбыз уңышлы булсын өчен күп көч куябыз. Монда теоретик белем биреп кенә калмыйча, аларны тормышта кулланырга да өйрәтергә тиешбез. Укучыларыбыз җәмгыять үсеше-нә үз өлешләрен кертсен-нәр өчен аларны нәтиҗәле коммуникация, хезмәттәшлек, командада эшләү, шулай ук яңа идеяләрне алга җибәрү һәм алда көтеп торган дөньяда килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен критик һәм креатив уйлау серләренә төшендерергә кирәк. Димәк, дәрес-ләр шуңа юнәлтелгән булырга тиеш. Гадәттә бит бер укучы җавап бирә, ә калганнары бу вакытта ял итәләр. Ә алар төркем-нәрдә, хәрәкәттә эшләгән-дә әлеге процесска барысы да кушыла, аларга кызык, мәгълүматлар тиз ис-тә калалар һәм нәтиҗәдә барлык укучылар мәктәп-тән тулы белем алып чыгалар. Сингапурда әлеге программа ун елдан бирле гамәлдә. Моның өчен ХIХ гасырдан алып ХХI гасырга кадәр алга киткән ил-ләрнең, шулай ук Россиянең белем бирү методикасын өйрәндек, иң яхшыларын гына сайлап алдык. ХХI гасыр укучылары белемне эзләп алу өчен үзлә-рен үзләре кызыксындырырга ти-еш. Безнең укучылар бер дәрәҗәдән икенчесенә тест рәвешендә язмача имтихан биреп күчә-ләр. 90 проценттан күбрәк укучыга бу җиңел бирелә. Ел саен һәр укытучы исә кимендә 100 сәгать белем ала. Аларның үзләренең берләшмәләре бар. Алар анда белем бирү алымнары белән уртаклашалар,- ди ул.
Татарстанда Сингапур методикасын тулысынча га-мәлгә ашыруга, ягъни XXI гасыр өчен белем бирүне үзгәртүгә “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү”
Диләрә ГАЗИЗОВА, 1 номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
Мин 2 ”Б” сыйныфларны укытам. Бик эчтәлекле, мавыктыргыч узган тренингтан соң Сингапур методикасын акрынлап куллануга ала башладым. Иң элек укучыларны дүртәр кеше итеп, уку материалын төрле дәрәҗәдә үзләштерүчеләрне аралаштырып, төркемнәргә бүлеп утырттым. Балалар командада эшләргә, со-рауларга җавап биргән-дә барысы да үз фикерләрен әйтергә яисә язарга, көчлерәк укучылар көчсезрәкләргә булышырга тиешләр. Уеннан берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Бу өйрәнгәнне  ныклап ис-тә калдыру, онытылганны хәтергә төшерү, сөй-ләм осталыгын үстерү белән бергә балаларда бер-берсенә карата ихтирамлык, толерантлык хисләре дә тәрбияли. Монда лидерлар юк, барысы да бертигез. Болай эшләү балаларның үзләренә дә ошый. Укытучыга исә вакытны дө-рес бүләргә, бер дәрес-тә барлык укучыларның белемен тикшерергә ярдәм итә. Мин берничә елдан бирле инде проект системасы юнәлешендә эшлим. Шуңа да укыту структураларыннан моңа якын килүче “Конэрс” структурасын сайладым. Ул кызыксынулар буенча төркем-нәр булдыруны күздә тота. “Раунд тэйбл” дигәне белән дә эшләп карадым. Анысында укучылар язма эшне командага бер кәгазь битендә чиратлашып эшлиләр. “Таймд пэа шэа” структурасы ике катнашучының билгеле бер вакыт эчендә тулы җа-вап бирүен үз эченә ала. Калган структураларны боларының инглизчә исемнәрен һәм методикасын ныклап өйрәнгәч кенә кертәчәк-без. Аннары иң үтемле дип табылганнары бе-лән эшләячәкбез. Хезмәттәшләрем Галина Громова, Илсөяр Дәү-ләтшина, Эльмира Шакирова һәм башкалар да яңача эшли башладылар. Бер-беребез белән һәрвакыт киңәшләшәбез.
Илсур ХӘСӘНОВ, тренер:
- Шәһәрнең барлык мәктәпләре укытучылары белән тренинглар уздырдык. Алар, укучылар ролендә булып, барлык белем бирү структураларын үзләре аша үткәрделәр, сорау-ларга җаваплар алдылар, фикерләре белән  уртаклаштылар.
Иң элек алар шунысын аңларга тиешләр: Сингапур методикасы дә-ресне үзгәртүне таләп итми, ә аның бары бер өлешен яңа ысул – бер-ике структура кертеп үт-кәрүне күздә тота. Аларны барлык дәрес-ләрдә, шулай ук сыйныфтан, мәктәптән тыш чараларда, хәтта төрле кичә-бәйрәмнәрдә кулланырга була. Методиканың структурасын гы-на үзгәртергә кирәкми. Монысын укытучы бе-лән алга таба да тыгыз элемтәдә эшләп камилләштерәчәкбез, кирәк булганда дәресләрне төзергә ярдәм итәчәкбез. Ноябрь, декабрь айларында укытучылар әлеге структураларны кертеп дәресләр күрсә-тергә тиешләр. Февраль-март айларында ачык дәресләрне Сингапурдан килгән мөгаллимнәр дә караячак. Шулай ук киләсе елда авыл мәктәпләре укытучылары өчен тренинг-лар башланып китәчәк. Бер тренерга 150 укытучы белән эшләргә туры киләчәк.
проекты инициаторы булган Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан өч ел вакыт бирелде. Кыскасы, 2015 елга барлык укытучылар яңача эшли башларга тиеш булачак. Моңа тиз һәм җиңел генә кереп китү мөмкин дә тү-гел, бу таләп тә ителми. Барысын да этаплап, иң мөһиме методикадан тайпылмыйча башкарырга кирәк. Шуңа да эш җитди әзерлек этабыннан башланды. Август аенда республиканың район мәгълү-мати-методик үзәкләре методистлары Казанда ике атналык укуларда булып кайттылар. Алар арасыннан укытучыларга методик ярдәм күрсәтәчәк методист-тренерлар сайлап алынды. Безнең районнан моңа лаек булган Илсур Хәсәнов, Лилия Гайнуллина, Эльвира Галәтдинова, Илсөяр Заһретдинова, Ми-ләүшә Гафурова, Дамирә Мәхмүтова һәм тагын резервтагы ике тренер шә-һәр мәктәпләре мөгаллимнәре белән дәресләр үткә-рделәр инде. Аларның эшенә Фиона югары бәя бирде:
-Күрәм, Буа тренерлары өчен укулар бушка китмә-гән. Алар Сингапур методикасын яхшы үзләштер-гәннәр һәм шул ук вакытта һәрберсенең үз “йөзе”, ягъни  укытуда үз алымы бар. Буалы укытучыларга алар белән барысы да җиңел биреләчәгенә ышанам,-диде ул.
Хәзер инде ике көн дәвамында укучы ролендә булган укытучыларга исә үз чиратларында, 30дан күб-рәк белем бирү структурасын бер-бер артлы укыту процессына кертергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International