19 октябрьдә Казанда инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгатенең "Иҗади уңыш" IX Халыкара конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы башкару сәнгатен үстерүнең "SFORZANDO" төбәк хәйрия иҗтимагый фонды.
Әфләтүнова Нәфисә «Иҗади уңыш»IX халыкара инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате конкурсының 2 нче дәрәҗә лауреаты булды.
Таланты, тырышлыгы һәм сәнгатькә тугрылыгы белән горурланабыз. Лаеклы уңышлар белән котлыйбыз, яңа казанышлар һәм зур иҗади җиңүләр телибез!