Милек салымнарын үзең өчен генә түгел, башка кеше өчен дә түләргә мөмкин

2024 елның 25 октябре, җомга

Шул ук вакытта башка кеше өчен салым түләгән очракта паспорт та, түләгән кешенең ышанычнамәсе дә кирәкми - туганлык яки гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләрне шулай ук расларга кирәкми.

Моны салым хәбәрнамәсендә  «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә күрсәтелгән документ индексы (УИН) буенча эшләргә мөмкин. https://clck.ru/3EAVZ6

Салымнарны дистанцион рәвештә «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасы яисә «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты» аша түләргә мөмкин https://lkfl2.nalog.ru/lkf

Аларны түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекчәләре аша традицион ысул белән дә түләргә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, әгәр салым түләүче белдерүдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәсә, икенче көннән, ягъни 2024 елның 3 декабреннән башлап, бурыч көн саен пенялар хисабына үсәчәк, дип искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International