Татарстан Республикасы «Кадрлар» яңа илкүләм проектта актив катнашачак

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» яңа  илкүләм проекты старт ала. Илкүләм проектка дүрт федераль проект керәчәк - «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе». «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы 2025-2027 еллар чорына эш бирүчеләр тарафыннан I, II төркем инвалидлар өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да кертеп, 129 махсус эш урыны булдыруга финанс ярдәме алачак.

Бүген «Демография» илкүләм проектының «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль проекты кысаларында республикада хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар актив гамәлгә ашырыла. Эштән китү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыру оештырыла. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәренең биш оешмасы һәм Әлмәт районының бер оешмасы белән килешүләр төзелгән. Килешүләр 330 кешегә карата вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыруны күздә тота. 2024 елның 15 октябренә 380 кеше вакытлыча эшкә кереште.

 

Татарстанда аерым категория гражданнарның, шул исәптән инвалид яшьләрнең мәшгульлеген стимуллаштыру максатларында эш бирүчеләргә субсидияләр бирү механизмы актив кулланыла. Ул РФ пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан бирелә. Түләү гражданны эшкә урнаштыру датасыннан соң беренче, өченче, алтынчы ай узгач башкарыла. 17 октябрьгә 1 677 кеше эшкә урнаштырылган:

- 30 яшькә кадәрге яшьләр – 1 657;

- билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылган затлар — 25;

- МХО катнашкан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, - 1.

«2023 елда коммерциячел булмаган оешмаларны да кертеп, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә гражданнарның аерым категорияләрен эш белән тәэмин итүне стимуллаштыру максатларында дәүләт ярдәме турында» РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары кысаларында 25 кеше Татарстанга эшкә урнашу өчен күченергә ризалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International