Беренче соя “төерле” булмады

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

“Авангард” агрофирмасында район, хәтта республика өчен яңа культура – соя игүләре хакында язган идек инде. Шушы көннәрдә аның уңышын җыеп бетерделәр. Һәр гектардан уртача чыгышы әйбәт –  20 центнерга тиң булды.
Агрофирма директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүенчә, һава шартлары уңай кил-гәндә соя сентябрь башында өлгерә. Агрофирмада аның күпчелеген шул вакытта суктырып ала алдылар. Үзләренә җитәрлек һәм “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмаларга сатарлык орлыкны да шул вакытта әзерлә-деләр. Бүген дымлырак кергән соя Кайбыч ындыр табагындагы бөртек кипте-рү комплексына кайтарыла. Аннан ул Борындык элеваторына дуңгызларга катнаш азык ясау өчен җи-бәреләчәк. Авангардлыларның әлеге культураны игүдә “буразна ярулары” да дуңгызчылык тармагы белән бәйле.
- Дуңгызчылыкның заманча генетикасында аксымга һәм протеинга ихтыяҗ зур. Әлеге матдәләр борчак белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк булган югары энергияле, майлы соя шуны уңай хәл итү чыганагы булып тора. Аны рационга сыгынты һәм мае сыгылмаган бөртек рәвешендә 10 процент күлә-мендә кертергә мөмкин. Иң мөһиме – ул басым һәм җылылык белән эшкәртелгән булырга тиеш, пешерелмәгән сояда аның тукландыру кыйммәтен киметүче токсинлы матдәләр бар, - ди агрофирманың  дуңгызчылык  буенча баш  ветеринария табибы Денис Портнов.
Рационны баланслау өчен яхшы компонент булган сояны дуңгызчылык комплексы өчен моңа кадәр Аргентинадан кадәр кайтартканнар. Үзләрендә җитештерү аның үзкыйммәтен 2,5 мәртәбә киметү мөмкинлеге биргән. Сүз уңаеннан, агрофирмада бөртек  өчен кукуруз да игә башладылар һәм шул рәвешле дуңгызлар өчен азыкның 90 процентын үзләрендә җи-тештерүгә ирештеләр. Ал-га таба көнбагыш игәргә дә планлаштыралар.
Беренче соя “төерле” булмады, җәмгыятьтә әлеге культураны “үзләренеке” итәргә һәм мәйданын ике-ләтә арттырып, 1000 гектарга җиткерергә исәпли-ләр. Билгеле, бу фикергә килгәнче күп көч түгәргә, укыргаөйрәнергә туры килде. Баш агроном Хәнәфия Баһаветдинов эшне чуаш һәм татар фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре киңәшләреннән башлады. Чәчү өчен аларның “чера”,  “миләүшә”  сортларын алдылар. Соя бик четерекле һәм нинди культурага караганда да технологияне төгәл үтәүне таләп итүче культура. Иң мө-һиме – кырның чисталыгы, чүпле булганда ул егыла. Шулай ук сояга 50 төрдән артык корткыч яный, авырулары да күп. Чәчүне үз-гәртеп корылган “мультикорн” чөгендер чәчкече белән башкарып чыктылар. Урдыру өчен “Клаас” комбайннарына махсус җайланмалар сатып алдылар.
Без барганда  “Таң” бүлекчәсендәге чиста кырда тип-тигез рәтләрдә солдатлар кебек төз басып то-ручы сояны Дамир Вилданов, Алмаз Хәлиуллов, Андрей Захаров соңгы гектарларда суктыралар иде. Ул көнне шактый җилле, суык булса да, егетләр җи-ңел киенгән – заманча техникада  эшләр өчен барлык шартлар тудырылган.
- Яңгыр яуганда гына  эш-ләп булмый, ә салкыннан курыкмыйбыз,- диләр үз-ләренә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручы егетләр.
Соя – дөнья игенчелегендә иң борынгы культураларның берсе. Кытайда аның хакында безнең эрага кадәр V гасырда ук искә алына. Культуралы соя кузаклылар семьялыгындагы кыргый төрләрдән барлыкка килгән берьеллык үлән. Ул 50-120 сантиметр биеклектә, яхшы тармакланып туп-туры үсә. Кузаклары җирдән диярлек үк башлана. Бер сабакта 30-35 кузак, һәр кузакта 3-4 борчак була. 1000 бөртекнең авырлыгы 100-200 грамм тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International