Халыклар бердәмлеге журналист күзлегеннән

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Халыклар  бердәмлеге көне уңаеннан бу юлы рәсми һәм купшы сүзләр кушмыйча гына, төрле милләт кешеләрнең гади дуслыгы, үзара аралашып, чәйгә алышып, аңлашып яшәүләре турында тормыштан алып язарга булдык. Һәр журналистның –   үз  мисалы.
Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Берничә еллар ике катлы иске йортта әзербәйҗаннар белән бер ишек алдында яшәдек. Төрле мил-ләт кешеләре булсак та, бер тапкыр да сүзгә килешмәдек. Алар сарык суйган көнне иң тәмле ит кисәген безгә кертәләр иде. Бик юмарт, кунакчыл күршеләр булып истә калдылар. Ә бервакыт безне, ике катлы иске йортта яшәүче барлык татар гаиләләрен, әзербәйҗан күршеләр улларын сөннәткә бирү мәҗ-лесенә чакырдылар. “Егет-ләргә” күчтәнәчләр күтә-реп кердек. Бу вакыйга аларда зур бәйрәм санала, өстәлгә иң тәмле милли ризыклар куела, шашлык пешә. Безне иң кадерле кунаклар итеп сыйладылар, хөрмәт иттеләр. 
Элеккеге күршеләребезнең уллары инде өйләнерлек яшьтә хәзер. Әмма бу вакыйга һаман матур бер истәлек булып хәтердә калды. 
Әлфинур ЙОСЫПОВА:
- Күршеләребезнең күбесе татарлар. Әмма арада иң якыны, гаилә дустыбызга әверелгәне – чуаш мил-ләтле Зина апа. Каенанам белән гаҗәп килештерә-ләр алар: чәйгә йөрешә-ләр, сөйләшеп туймыйлар. Каенанам чуаш телен начар белә, аның каравы Зи-на апа татарчаны “чикләвек кебек вата”. Чуаш акцентлы сөйләме бик кызык килеп чыга, кайвакыт аны тыңлаганда елмаешып куябыз. Анардан көлүебез түгел билгеле. Җылы мө-нәсәбәтебезне шулай белдерәбез. Мәрхүм каенатам да хөрмәт иткән аны. Зина апа озаграк күренми торса, “Әйдә, әби сине чакыра” дип дәшеп чыга торган булган.
Зина түти бәйләү, тегү эшенә дә бик оста. Әнигә, намаз укыганда киярсең дип, ап-ак оекбашлар бү-ләк итте. Каенанам да буш калмый, ул теккән алъяпкычларны киеп пешергән тәмле ризыклары белән сыйланырга еш чакыра.
Моннан ел ярым элек Зина апа шәһәрнең башка урамында  яшәүче бер бабайга кияүгә китеп барды. Бик юксындык үзен, бигрәк тә каенанам кыенсынды. Бә-хеткә, озак тормады. Сезне, күршеләремне юксындым, дип кире әйләнеп кайтты. Дус булгач, мил-ләтләр аермасы киртә бу-ла алмый.
Әминә МИҢНУЛЛИНА:
- Мин шәһәрдән урман аша гына яшәүче Адав-Толымбай авылы халкына сокланам. Анда татар белән чу-аш бертуганнар кебек яшиләр. Алай гынамы әле, элек-электән ике милләт вәкилләре кыз бирешкән-нәр, уртак туйлар иткән-нәр. Хәзер дә шулай, бер-берсенең бәйрәмнәрен дә хөрмәт итәләр. Татары чуаш телен яхшы белә, чуашы татарча теттерә. Чу-аш әбиләрен татар милли мәҗлесләрендә күрү беркем өчен дә гаҗәп түгел.  
Үземнең туган авылым Алшихта, күрше Теңкәштә дә ике милләт вәкилләре бер авыл булып яшиләр, бервакытта да үзара ызгышканнары, территория бү-лешкәннәре булмады.
Хәер, үзебезнең редакция коллективын да үрнәккә китереп була. Өч телдә чыгучы район газетасында татар, рус, чуаш милләтле хезмәттәшләрем гөрлә-шеп эшлиләр. Элек-элек-тән бергә җыелып төшке аш ашау гадәте яши. Пасха бәйрәмендә христиан динен тотучы коллегаларыбыз барыбызга да буялган йомырка өләшәләр, ә без аларны Корбан мәҗлесе ашлары белән сыйлыйбыз. Балаларыбыз да бер-берсен беләләр, аралашалар, кунакка йөрешәләр. Кешене милләтенә карап бүлүне, түбәнсетүне, яратмауны, кемгәдер өстенлек бирүне күз алдына да китерә алмыйбыз. 
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА:
- Мин төрле милләт халыкларының дуслыгын-татулыгын, бердәмлеген ничә елдан бирле инде эш бүл-мәм тәрәзәсеннән генә күзәтәм. Күршедәге йортта татар, чуаш, грузин, әр-мән бер гаилә кебек яши-ләр. Көндезләрен, бигрәк тә җәй айларында ишегалды Азатның, Маркусның, Мишаның, Ильясның, Аннукиның, Айсылуның һәм башка балаларның шат авазларына күмелә – туп тибәләр, качышлы уйныйлар, бер-берсенең туган көннәренә йөриләр. Көн кичкә авышып, күршеләр эштән кайта башлагач ишегалды тагын бер җанланып ала – бер-береңнең хәлен ничек сорашмыйсың инде?! Бәйрәмнәрдә тә-мам “берләшәләр”, ишегалдына өстәл куеп, самавыр кабызып җибәрәләр, шашлык кыздыралар. Берәрсенең баласы дөньяга аваз салдымы, өйләнде-кияүгә чыктымы, солдатка китәме – бүләк-күчтәнәчен “кыстырган” күршеләр хәзер кереп җитә. Кайгы-хәсрәт килгәндә дә бер-берсен ташламыйлар, хәл-дән килгәнчә ярдәм итә-ләр, рухи көч бирәләр. Ме-нә шундый алар редакция күршеләре.
Мондый мөнәсәбәт Татарстанда яшәүче һәр кешенең күңеленә балачактан ук салынган. Үзем белем алган Югары Лашчы мәк-тәбендә татар, чуаш балалары бик дус укыдык, бер-беребезнең телләрен өй-рәндек. Хәзер дә очрашканда иң якын кешеләрдәй күрешәбез, сөйләшеп туя алмыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International