Балыкта паразитлар һәм алардан үзеңне ничек сакларга

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Балык һәм аны эшкәртү продуктлары кеше туклануында мөһим урын алып тора, чөнки алар тулы кыйммәтле аксымга, микро - һәм макроэлементларга, витаминнарга, туендырылмаган май кислоталарына бай, аларны куллану кешенең нормаль тереклек эшчәнлеге өчен кирәк. Шуның белән бергә елга балыклары (чуртан, алабуга, шамбы, шуртлака, судак һ.б.) һәм диңгез балыклары (Тын океан сөләйман балыгы, горбуша, кета һ. б.), шулай ук кысласыманнар һәм кайбер умырткасыз диңгез продуктлары кеше өчен куркыныч тудыручы паразитлар (гельминтлар) белән зарарланырга мөмкин.
Зарарландырылмаган балык продукциясе аша күчә торган иң киң таралган паразитлар: описторхоз, клонорхоз, дифиллоботриоз, аниакидоз, метагонимоз, нанофиетоз һәм тагын 20 дән артык төр башка паразитлар.  

Балыкта микроскопик личинкалар бармы (алар, кеше организмына эләгеп, анда олы суалчаннарга әвереләчәк), кешегә моны мөстәкыйль рәвештә билгеләү мөмкин түгел.

Үзеңне паразитлардан ничек сакларга? 

Балыкны сыналган тәэмин итүчеләрдән сайлагыз. Балыкны рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан: юллардан, шәхси йортлардан яки кулдан елга-күлләр буеннан сатып алмагыз. Санитария кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотучы предприятиеләрдә җитештерелгән продуктларга өстенлек бирегез.
Балык әзерләгәндә аерым пычак һәм эшкәртү тактасы кулланыгыз, аларны һәр кулланганнан соң яхшылап юыгыз һәм башка кухня кирәк-яракларыннан аерым саклагыз. Балыкны эшкәрткәннән соң, кулларны сабын яки дезинфекция чаралары белән яхшылап юыгыз.

 Балыкның зур булмаган кисәкләрен кайнап чыкканнан соң кимендә 20 минут пешерегез (уханы әзерләгәндә беренче суны агызырга кирәк).

Җәелгән балыкның кечкенә кисәкләрен табада капкач астында кимендә 20 минут, эре кисәкләрен 30-40 минут кыздырыгыз.

Вак балыкны – 14 көн, эресен (25 см дан артыграк) 40 көн дәвамында тозлап, 10 кг балыкка 2 кг тоз салыгыз.

 Балык белән пирогларны кимендә 1 сәгать пешерегез.

 Балыкны салкын ыслаганда тозлагыз.

 Кайнар ыслауны 80 °C температурада кимендә 2 сәгать үткәрегез;

Чи балыкны кулланмагыз, аннан ризык әзерләгәндә чи балык фаршын татып карамагыз (куркыныч гельминтоз йоктырганчы, бераз тозлап бетермәү яхшырак).

Продуктларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына ышаныч булмаган кибетләрдә яки рестораннарда сатып алынган чи балыктан суши, роллар һәм башка ризыкларны кулланмагыз.
Йорт хайваннарына чи балык ашатмагыз, чөнки алар йоктырып үз хуҗалары өчен инфекция чыганагына әверелә, өстәвенә, алардан балыкны әле татып карамаган кечкенә балалар да йоктырырга мөмкин.

Профессиональ балыкчылар һәм балык эшкәрт һәм әзерләү белән шөгыльләнүче кешеләр, гельминтлар йоктыру ихтималын ачыклау өчен, елына кимендә 1 тапкыр тикшерү узыгыз.

 Профилактик чараларны санга сукмайча калдырмагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International