«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты 2025 елда туризм тармагын үстерү өчен субсидияләр бирүгә бизнестан гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Программаның максаты-юридик затларның (дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган) һәм индивидуаль эшкуарларның туристлык инфраструктурасы объектларын булдыруга һәм масштаблы вакыйгалар үткәрүгә чыгымнарын финанслашу.
Конкурс өч юнәлеш буенча уздырыла, аларның һәркайсының үз чаралары, бирү сроклары һәм ярдәм күләме бар.
1. Туристлык җиһазлары сатып алу
• Гаризалар бирү вакыты:2025 елның 28 августында 00:00 сәгатьтән 2025 елның 27 сентябрендә 00: 00 сәгатькә кадәр.
• Нәрсәгә субсидия алырга мөмкин:
- Мобиль туристлык мәгълүмат пунктлары,прокат, туклану һәм чаралар оештыру өчен модуль конструкцияләр.
- Санитария модульләре.
- Балалар комплекслары, модульле мунчалар, вейкбординг өчен җиһазлар, зиплайннар, бау парклары.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен киртәсез мохит булдыру өчен җиһазлар (пандуслар, күтәргечләр һ.б.).
• Субсидиянең максималь суммасы: һәр проектка 3 млн сум.
• Финанслашу: соралган сумманың 50% ы.
2. Автомобиль туризмын үстерү
3. Вакыйгалы чараларга ярдәм
Барлык проект һәм вакыйгалы чаралар 2025 елның 20 декабренә кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
Гаризалар дәүләт финанс ярдәме чараларын күрсәтү порталы («Электрон бюджет» системасы) аша электрон рәвештә бирелә. Заявкага таләп ителә торган документларның сканерланган күчермәләрен теркәп куярга кирәк. https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/activity/view/63d9f882-9e72-4a87-a639-59cdcd5e5192?versionId=523bd544-662b-4cb0-a344-d0e96eae243d
Сайлап алу шартлары, катнашучыларга таләпләр һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.06.2024 елдан №476 карарында бар.
Документ белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_4703298.pdf
Белешмә.
2024 елда 79 туристик проект инфраструктураны үстерүгә ярдәм алды.
Шулай ук субсидия бирү кысаларында ике зур вакыйга чарасы уздырылды. «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» 26 июльдән 28 июльгә кадәр Зөя утрау-шәһәрчегендә узды, ә 16 августтан 18 августка кадәр Болгар музей-тыюлыгы территориясендә дәвам итте. Фестивальнең оештыручысы «Татарстан Республикасының Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды». Бу вакыйгага 76 000 кеше килгән.