«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация-аңлату чаралары үткәрә.
Мондый чара «Җәй сәүдә компаниясе» ҖЧҖнең яңа гына ачылган кибете хезмәткәрләре өчен үткәрелде һәм әлеге сәүдә объектын кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Сөйләшү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп таләпләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләренә кагылдылар. Сатучыларның игътибары шулай ук сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүне күзәтүне оештыруга юнәлтелде. Сатучыларның кулланучыларга товар сатудагы төрле ситуацияләре һәм гамәлләре каралды. Кулланучылар яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларын сату, тиешле сыйфатта булмаган техник-катлаулы товарларны кайтару һәм товарны дистанцион ысул белән сатып алу мәсьәләләре буенча тәфсилле консультацияләр алдылар. Белгеч сорауларга җавап бирде һәм аларның хокукларын яклау буенча киңәшләр бирде.
Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучылар хокукларын яклау»темасын киң яктыртучы мәгълүмати-белешмә материалы таратылды. Әлеге мәгълүмати материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча чыгарыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә күбрәк мәгълүмат https://vk.com/gosalcogolrt.