Горький инфраструктура дирекциясе чикләрендәге тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшләр үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый.
2025 елның узган чорында Горький тимер юлының тимер юл кичүләрендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше һәлак булган, 4 кеше зыян күргән.
07.10.2025 елда 10-14 сәгатьләрдә көйләнә торган тимер юл кичүендә Зөя станциясенең 753 км ПК дежур хезмәткәре белән күчмә сигнализация төзек булганда Санкт-Петербург – Казан 134 нче пассажир поездының ком төялгән КАМАЗ йөк автомобиле белән бәрелешүенә юл куелган. Тикшерү ачыклаганча, КамАЗ автомобиле йөртүчесе, Тюрлема бистәсе ягыннан хәрәкәт иткәндә, тимер юл кичүенә килгәндә идарәне югалткан (тормозлар эшләмәү сәбәпле дип фаразлана) һәм ябык кичүгә чыккан, кичүне киртәләү җайланмаларына һәм автомат шлагбаумга бәрелгән.
Күптән түгел булган очрак 12.10.2025елда 21-06 сәгатьтә Канаш - Траки кисешүенең 94 км ПК 5 нче номерлы көйләнә торган тимер юл кичүендә 4898 нче номерлы ТЧМ Харитонов 3 вагоннан торган төркем (вак таш йөк) белән барган вакытта Lada Granta маркалы җиңел автомобиль белән юл-транспорт һәлакәте булган. Ачыкланганча, автомобиль йөртүчесе хәрәкәт барышында 2 нче вагонга бәрелгән, нәтиҗәдә автомобиль кюветка әйләнеп төшкән.
Бәрелешүләрнең барлык очракларында да транспорт йөртүчеләренең кичү аша үтү кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган. Тимер юл кичүләре зур куркыныч зонасы булып тора. Аварияләрнең төп сәбәбе булып автотранспорт йөртүчеләренең түбән дисциплинасы кала, алар аңлы рәвештә тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен санга сукмый. Инфраструктураның Канаш дистанциясе буенча тимер юл кичүләрендә аварияләр дәрәҗәсен киметү һәм җәмәгатьчелек игътибарын аварияләр проблемасына җәлеп итү максатларында ай саен автомобиль предприятиеләрендә, уку йортларында, хезмәт коллективларында, халык арасында транспорт чаралары йөртүчеләр белән профилактика эшләре алып барыла.