17 ноябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы басмаларны 25% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Компания нәшрият йортлары белән бергә 200дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметкән.
Язылуны Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары булган почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин. Сайт аша вакытлы матбугатны үзеңә яки якыннарыңа, шул исәптән Россиянең башка төбәгендә яшәүчеләргә дә язып алырга мөмкин.
«Традицион ташламалар һәм сатулар сезоны башлану хөрмәтенә почта язылу буенча һәр көн «кара җомга» дип саналачак акцияне башлап җибәрде. Шуны да искәртәсем килә: республика халкы социаль учреждениеләр адресына вакытлы матбугатка хәйрия язылуына да кушыла ала. Балалар йортын, хосписны, интернатны, картлар йортын һәм кирәкле басмаларны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук Россия Почтасы сайтында «Игелек агачы» программасы бүлегендә сайларга мөмкин. Мондый язылуны шулай ук ташлама белән рәсмиләштерергә була», — дип сөйләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.