Йорт урынында ...кибет салалар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Соңгы елларда шәхси йорт төзүчеләр саны арта. Быел 158 гаилә яңа өй өлгертергә рөхсәт алды. Әмма торак салу өчен дип бирелгән мәйданны башка максатта файдаланучылар да очрый.
- Әгәр дә без Буаның Әл-мәт, Түбән Кама, Яшел Үзән кебек республикабызның иң матур калалары арасына керүен телибез икән, төзелешне закон кысаларында алып барыйк, шулай ук зәвык турында да онытмыйк, - ди район башкарма комитетының архитектура бүлеге начальнигы Ринат Гыйльфанов. Йортлар төзү өчен бирелгән җирләрдән файдалану кагыйдәләре муниципаль район сайтында бар. Төзелешкә нинди документлар таләп ителүе, кагыйдәләре, башка төр мәгълүматлар һәркемгә аңлаешлы тел белән язылган. 
Безнең шәһәр төрле зоналарга бүленгән. Анда кибет, даруханә кебек кирәкле объектлар шәһәрне үс-терүнең генераль планы нигезендә торгызыла. Әле-ге микрорайонда яшәүчеләр санына, экологиягә, юлларга һәм башка мәсьә-ләләргә игътибар ителә. Көнбатыш бистәдә, мәсә-лән, әлеге план нигезендә шәхси йортлар арасында кибет төзү каралмаган, әм-ма объект бик кирәк дип та-былса, барлык яшәүчеләр катнашында гавами тың-лаулар үткәрелергә тиеш. Ул төзүне хәл итә.
Йорт торгызып, аның янәшәсендә, законга каршы килеп, киоск, кибет, автосервис коручылар да байтак. Мисал өчен “Узбечка” кафесы хуҗасы рөхсәт язуы артыннан йөрмичә ге-нә бинаны киңәйтте, икенче кат та салып куйды. Шә-һәрнең Бебель, Гагарин урамнарында автосервис, Г. Ибраһимов, Р. Люксембург, Г. Исхакый, Энгельс урамнарында сәүдә нокталары ачучылар закон бозучы буларак кисәтелделәр. Аларга объектларын рәс-миләштерү өчен вакыт бирелде. Үзбуйлап төзүче-ләрдән кибетләр урнашкан җир мәйданы, газ, электр энергиясе өчен түләүләр башкача алына. Яшеренеп эш итүчеләр салымны тиешледән күпкә азрак түли-ләр, нәтиҗәдә бюджетка акча керми. Йорт янәшәсендә төзелгән кибет, кагыйдә буларак, теркәү палатасы аша узмаган була. Рөхсәтсез, законсыз салынган йортларына, кибетләренә электр энергиясе, газ кертә алмыйча аптырап йөрүчеләр арасында без белмәдек, зинһар яр-дәм итегез дип әйтүчеләр дә бар. Күпме чыгым тотып салынган бинаны иштерү дә рәхәт эш түгел. 
Сүз уңаеннан, үз йортлары белән торучылар арасында урамны төзек тоту кагыйдәләрен бозучылар булуын да әйтәсе килә. Шундыйлардан Колхоз урамындагы 83 номерлы йорт хуҗасының гаражы “кызыл” сызыктан чыгып торуы мәгълүм булды. Бу хакта аңлаткач, гаражны икенче урынга күчерде. Кызыл сызыкны узып, гаражлары урамның бер өлешен алып торган Щорс урамындагы 53, Комаров урамындагы 123 номерлы йорт хуҗаларына гаражларын күчереп салу өчен вакыт бирелде. Үз капка төпләреннән узуны чикләү максатында резин көпчәкләр белән бүлеп алучылар, капка төпләрен-дә комлы-ташлы катнашма, такта һәм башка төрле материаллар ятучылар бар. Капка төбеннән үк урам хуҗаныкы түгел. Муниципаль районның административ комиссиясе быелның 11 аенда хокук бозулар турында 134 беркетмә карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International