Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
Социаль фонд хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләгәндә, мобилизацияләнгән ата-ана керемнәре исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүче гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала булган очракта, аның хатыны бердәм пособиегә өстәмә итеп чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына түләнә торган айлык пособие алырга хокуклы. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең авырлы хатынына шулай ук бер тапкыр бирелә торган махсус түләү билгеләнә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия белән тәэмин итүнең махсус шартлары эшли. Мобилизация буенча чакырылган гражданнарның һәм хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларның махсус хәрби операциядә катнашу чоры иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Бу хәрби хезмәтнең бер елы хезмәт стажына ике ел итеп кертелә һәм гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты (ИПК) билгеләргә мөмкинлек бирә дигәнне аңлата.
«Сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алучыларга ай саен 4 838,63 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Бу ярдәм чарасы дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы һәм дәвалану урынына бушлай бару-кайтуны берләштерә торган социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) үз эченә ала. Гражданнар бу хезмәтләрне натураль формада алырга яисә аларның акчалата эквивалентына өстенлек бирергә хокуклы”, - диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мобилизацияләнгән яки контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәргә инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия белән тәэмин итү көч ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ирекле формированиеләрдә катнашып инвалидлык алучыларны пенсия белән Социаль фонд органнары тәэмин итә. Айлык акчалата түләү алуга хокук берничә нигез буенча барлыкка килгәндә, түләү алучы өчен иң отышлы вариант буенча билгеләнә. Айлык акчалата түләү һәрвакыт Социаль фонд органнары тарафыннан гына билгеләнә. Социаль фонд органнарыннан пенсия алучы хәрби хәрәкәтләр инвалидларына шулай ук автомат рәвештә 1 000 сум күләмендә айлык өстәмә матди тәэмин итү (ДЕМО) билгеләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Социаль фонд органнарында исәптә торучы махсус хәрби операция ветераны сугыш җәрәхәте аркасында инвалидлык алган очракта, берьюлы ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алырга мөмкин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).