Чөгендер кабул итү нигә туктап торды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Кырларда шикәр чөгендере кагатлары күп әле. Тизрәк эшкәртүгә ташып бетерәсе иде дип тырышкан мәлдә, ягъни кышның беренче көннәрендә, Буа шикәр заводы татлы тамыр кабул итүне туктатып торды. Моны чөгендер игүчеләр чөй өстенә чүмәлә итеп кабул итте. Бүген кабул итү яңартылды. Ләкин “тәнәфес”нең сәбәпләрен сорап редакциягә дә шалтыратулар булды. Соң булса да уң булсын дигәндәй, без аларны ачыкларга булдык.
Урынга баргач ачыкланганча, төп сәбәп  заводның кагат кырында хуҗалыклар китергән татлы тамырны урнаштыру өчен урын җитмәүдә булган.  7 көн дәвамында өемнәр кимегәч эш кабат җайга салынды.  Җирдә ап-ак кар ятуга карамастан, заводның чимал кабул итү бүлегендә әле дә “урак өсте”.  Шикәр чөгендере төягән автомобильләр  чират буенча кагат кырына керә. Озынлыгы 26, биеклеге 6 метрлы иксез-чиксез “тауларга” карап заводка әле ял күренмәячәген чамаларга була. Завод үзе сезон ябуны март башына планлаштыра.
Бүген (мәгълүмат 15 декабрьгә) кагат кырында якында 120 мең тонна татлы тамыр үз  сәгатен “көтә”. Әле кырлардан кайтарылмаганы тагын да  күп – 180 мең тонна исәпләнә. Икенче икмәкне азрак игүче хуҗалар көннән-көн үзкыйммәтен югалтучы продукциянең соңгы олауларын китерсә,  аны күп мәйданнарда үстергән “Ак Барс” холдинг компаниясенә  кергән хуҗалыкларда әле яртысы диярлек кырда ята. Соңгы мәгълүматлар буенча завод агымдагы сезонда 307 мең тонна чимал эшкәрткән. Бу планлаштырылганның яртысыннан күбрәк. Шикәрлелек беренче көннәрдә 15,5 процент тәшкил итсә, бүген бу күрсәткеч 13,3 процентка гына тиң.  Барлыгы 39,5 мең тонна татлы продукция эшләп чыгарылган. Быел, предприятиене модернизацияләгәннән соң, тәүлеклек эшкәртү  күләмен узган елгыдан 1000 тоннага күбрәк – уртача 4000-4500 тонна булыр дип көткәннәр иде.  Сезон башында, чөгендер эшкәртүгә турыдан-туры кабул ителгәндә, әлеге темп сакланды, хәзер исә ул 3700 тоннадан артмый. Күрсәткечнең түбәнәюе сәбәбе аңлашыла – саклауга куелган чимал озак вакыт кагатларда ятып чери, күгәрә, гөмбәли һәм яңа яфрак чыгара башлый. Нәтиҗәдә авырлыгын һәм  шикәрлелеген югалта. Бу заводның җитештерүендә дә тискәре чагылыш таба.
Сүз уңаеннан, узган ел  татлы тамыр  тапшыручыларга түләү, завод белән килешү төзү нигезендә, шикәр комы белән түләнсә, быел ул  арадашчы аша башкарыла. “Агротрейд” оешмасы чимал тапшыручыларга аның 1 тоннасына 1600 сум исәбеннән түли. 80 процент түләүләр башкарылган.
Михаил Парфенов, шикәр заводы директорының чимал бүлеге урынбасары:
- Без чөгендерне яз көне һәр  татлы тамыр үстерүче һәм завод арасында төзелгән килешү нигезендә кабул итәбез.  Тик елның ничек килүен алдан фаразлап булмый. Корылыкны, башка сәбәпләрне күздә тотып, чөгендерне кирәгеннән күбрәк  мәйданнарда чәчәргә туры килә. Быел исә уңыш та  зур булды – һәр гектардан 500әр центнер чыккан мәйданнар бар. Ә заводның кагат кырына якынча 150 мең тонна  чимал сыя.   Элек  Апас, Чүпрәле, Кайбыч районнарында татлы тамырны куеп тору өчен өстәмә кабул итү урыннары бар иде. Хәзер алар бетерелде. Бүген хуҗалыклар тәүлегенә якынча 7500 тонна татлы тамыр китерә. Әгәр кагат кырында  чималны кую өчен урын булмаса, кабул итүдә кабат тәнәфес ясарга туры килмәгәе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International